Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы ураза вакытында төрле гайбәтләрдән, ымсынулардан (соблазннардан) тыелып торырга кирәк

Дин тотучы карендәшләребез бу көннәрдә Олы уразаны тотуны дәвам итә

Ашарга яраклы ризыкларны гына куллана. Шулай да ураза тоту ул бит әле тиешле ризыкларны гына ашап, тән сәламәтлеге өчен генә түгел, ә келәү итү, күңелне аруландыру, Аллага якынаю өчен эшләнә. Бу көннәрдә төрле гайбәтләрдән, ымсынулардан (соблазннардан) тыелып тору иң тиешле нәрсәләрнең берсе. Түбәндәге үгетебез дә әлеге яман гадәтләрдән тыелып торырга кирәклекне тагын бер кат искәртә.

Кляӱ итеӱ
Кляӱне жыш итяргя тырыш, кляӱ итеӱ кюҥелне арыуландыра, жанны тынычландыра. Кляӱ иткяндя ӱзеҥне бик чакка куйыб жыуашлан, шулай тороб телягянне Ходай кабыл ала. Кляӱ итяргя иренчяк булма. Кич сайын кляӱ иткяч, кӧннӧ ничек ӱткяргянеҥне исеҥя китер. Жакшы эш кылган булсаҥ, Ходайга тау ит, усаллык иткян булсаҥ, иткянеҥя бик ӱкен; кичер Ходайым диб тырышыб ӱтен. Безнен әлсезлек Ходайга билгеле, ӱтенгянгя Ул изгелек итя. Кеше ней хатле ӱзен-ӱзе кюб тикшерся, шул хатле изге торорга тырыша.


Кешене сӧйлӓӱ
Ӱзеҥне ӱзеҥ сӧйгян чаклы кешене дя сӧй. Беряӱне дя ӱзеҥнян ким кюрмя, кешене ӱзеҥнян жаманга куйыб тора торган уйны кюҥелеҥнян чыгар. Кешене кюб жаманнаган кеше, ӱзенен жаман жирлярен кюрмей тора; кешене айыблардан элек, ӱз айыбларыҥны тикшер. Кеше катереҥне калдырганга чыдарга тырыш, ӱзем дя кешенен катерен кюб калдырам диген. Ӱзе ӧчӧн гня, ӱзеня пайда китерер ӧчӧн гня кылынган кеше бахетле булмас. Кешегя пайда китереб тороуыбыз гна безнен чын тороу, син кешене сӧйсяҥ, сине дя кеше сӧйяр. Ӱзеҥя саран бул, кешегя жумарт бул. Жуксылга биреӱ, Аллага биреӱ була.


Кешене жаманнау
Кешенен жакшылык кылганын онотма, жаманнык кылганын исеҥдя тотма. Кайтара алмаслыкка бир, сыйлый алмаслыкны туйдыр. Жыгылганны кютяр, ауарга торганны теряб тор. Беряӱ турында жаман хабяр эшетсяк тиз ышанабыз, арыу хабяр эшетсяк шиклянебряк торабыз. Алай тейеш тӧгӧл. Арыу кюҥелле кеше, кешенен арыу данын жяйелтя, усал кюҥелле кеше, кешенен жаман атын жяйелтя. Беряӱ жазыгын беряӱгя житкезмя. Чыдамыйчы кешегя жаман сюз әйтеӱ, жан тынычын бетеря. Кешене жаманнаб сӧйляӱ, ӱзеҥя дя аҥар да бик кюб зыян китеря, ул эш Ходайга бик карышы. Мине кеше сӧйсӧн дисяҥ, кешенен жангышканын жяшереб, арыу эшлярен гня сӧйляш, ӱзеҥне сӧйдӧртӧӱ ӓмяле шул. Безгя жакшылык итеб торган кешене сӧйлӧӱ бик асат, тик безгя карышы торган кешене, безне
рянжеткян кешене, жаманнаб сӧйляшмей тюзеӱе бик читен. Бар кешене дя сӧйӧгӧз, беряӱгя дя жаманнык кылмагыз, усаллыкка карышы усаллык кайтармагыз. Кечесе белян дя, олосо белян дя, бар кеше белян дя татыу торогоз; кечелянегез, бик каты рянжеткянне дя, бик интектергяннярне дя кичерегез.
Кюҥелегезгя олосомаклык кермясен. Ӓгяр дя кешенен рянжетеӱе сезне бик кайгыртса, кешегя арыулык теляб кляӱ итегез, кляӱ иткяч, жаныгыз тынычланыб китяр. Катер калыб, ачыу килгян чакта, ачыуны китереӱчегя сюз ӓйтмей торогоз: ачыу басылгач, ашыкмыйчын тейешле сюзне ӓйтерсез. Сабырлык белян ӓйткян сюз кешенен ачыуын басылдыра. Рянжерлек итеб ӓйткян сюз кешенен ачыуын ӱстеря. Кеше каты ӓйткянгя без бик рянжейбез, без каты ӓйткяндя кеше ней эшлей икян? Кешене тӧзятердян алдан, элеке ӱзеҥне тӧзят. Беряӱне дя кимсетмя, ӱзеҥнян олоно атаҥ кюк кюр, тиҥдяшеҥне туганыҥ кюк кюр, ӱзеҥнян кечене улыҥ кюк кюр. Кешегя жул куйган кеше акылы кюб икянен кюрсятя, буйга алыб узыучы кеше белемсез икянен кюрсятя.
Сиҥа жаман сюз ӓйткян кеше, ӱкенеб сиҥа килеб сыйынса, аны кабыл ал, ник миҥа алай ӓйттеҥ диб тя сорама. Кешегя изгелекле бул, ӱзеҥя-ӱзеҥ каты бул. Кеше айыбын тикшермя, ӱз айыбыҥны жяшермя. Ӱзеҥнен ничек икянеҥне ӱзеҥ тикшереб белеб тороу бик зур белемнек.


Изге княгя укыу
Арыулыкка ӧйряткян княгялярне укыуны иҥ кирякле эш диб бел, княгя укыб кеше исяб ала, акыл жыя, кюҥелен ача, жанын ныгайта. Эшлясе эшеҥне кюҥелдян эшля, иренеб эшлямя. Бар жазыкта эшсезлектян була. Кушкан жомошно тыҥнарга жалан ӓзер тор. Кеше кушканны тыҥнаучы, Алла кушканны да тыҥный; кешегя карышыучы, Аллага да карышы киля.


“Белемнек” китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев