Туганайлар

Татарстан

18+
Белемнек

Көн Евангелиесе: Ходайга чынлап ышану, ышанулык ул нәрсә һәм нидән башлана?

Бу сорауга җавапны Марк язган ару Евангелие кенәгәсендәге 11нче бүлектәге өзектә табарга була. Бу өзек 28 январь көнне чиркәүләрдәге келәү вакытында укыла.

Марк Евангелиесе, 11 бүлектән өзек:

11 Иисусъ Iерусалимгя килеб, чиркяӱгя кергян; анда барын да караб бетергяч, кич булганга кюря, ун ике (ӧйрянеӱчесе) белян Вифанiяга киткян.

12 Икенче кӧннӧ алар Вифанiядян чыккач, Анын ашасы килгян.

13 Жапраклы смоква агачын жырактан кюреб, анда бер-бер нястя очратмам мы диб, (аныҥ жанына) барган; тик барыб, анда жапрактан бютян бер нястя дя табмаган, ул чакта смоква багыты тӧгӧл икян шул.

14 Iисусъ аҥар ӓйткян: мыннан былай гумергя синнян беряӱ дя жимеш ашамасын! дигян. Мыны ӧйрянеӱчеляре эшеткянняр.

15 Аннары Iерусалимгя килгянняр. Iисусъ чиркяӱгя кереб, чиркяӱдя сатыу итеӱчелярне, алыучыларны кыуа башлаган; акча алыштырыучыларныҥ ӧстяллярен, кюгярчен сатыучыларныҥ скямьялярен аударыб бетергян.

16 Чиркяӱ арткылы бер нястя дя

алыб жӧрӧргя кушмаган.

17 Аларны ӧйрятеб ӓйткян: Минем ӧйӧм бар калыкларга да теляк ӧйӧ диб аталыр диб жазылмаган меней? ӓммя сез аны талаучылар оясы иткянегез дигян.

18 Мыны княгячеляр белян аpxiерейляр эшетеб, Аны ничек булса да бетерергя кӧй эзлей

башлаганнар; Анын ӧйрятеӱеня бар калыкныҥ да исе киткянгя кюря, Аннан курыкканнар. 19 Кич булгач, Ул каладан чыгыб киткян.

20 Иртя белян узыб барышлый, смоква агачыныҥ тамырына чаклы короб беткянен кюргянняр,

21 Петръ исеня тӧшӧрӧб, Анар ӓйткян: эй, Ӧйрятеӱче! кара, Син каргаган смоква агачы короган, дигян.

22 Иисусь аларга жауаб биреб ӓйткян:

23 Аллага ышаныулыкны нык тотогоз. Чыннаб ӓйтямен сезгя: ӓгяр кем ӱз кюнелендя шиклянмейче, ӓйткянемчя булыр диб ышаныб, шушы тауга: кютярелеб, дингезгя атыл дися, ул дигянчя булыр.

Смоква агачы – инҗир агачы. Бу үсемлек, тынычлык чоры җиткәч, үсүне туктатып, яфракларын коя. Кыш азагында әле ялангач ботакларда беренче җимеш бөреләре барлыкка килә. Яфракларын соңрак яра. Бу беренче җимешләр өлгерү белән бер үк вакытта була. Куе инҗир агачы аның астында өлгергән сусыл җиләкләрне яшерергә тиеш.

Ләкин бүген телгә алынган үсемлек – алдау булган. Яфраклары бар, җимешләре юк. Бәлки, бу агач бик яшь булгандыр. Җимеш бирер өчен әле өлгермәгәндер. Гадәттә, җимеш бирү икенче, өченче елда башлана. Кайчагында кайбер инҗир агачлары аларга алты яшь тулмыйча җимеш бирмиләр. Бәлки, бу артык коры ел булгандыр һәм агачны берәү дә карамагандыр. Шуңа күрә ул җимеш бирергә көче җитәрлек күләмдә дым ала алмаган. Кыскасы, бу дефектның табигый сәбәпләре дә бардыр.

Карагыз, Христос нәрсә эшли. Ул бу аномалияне үз өйрәнүчеләренә дәрес бирү өчен куллана. Инҗир агачы Израил халкының символына әверелә. Куе яфраклар белән капланган инҗир агачы юлчыга монда кояштан качып, ачлыкны басарга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Израил халкы да, шулай ук, дини йолалар һәм кануннар белән капланган була. Болар барысы да Иске Закон чиркәвендә (Ветхозаветный церковь) катнашучы һәркемгә йөрәген туендырырлык, рухи ачлыгын һәм сусавын басарлык нәрсәне нәкъ менә монда таба алачагын вәгъдә итә.

Әмма факт буенча, чын рухи тормыш турында беркем дә артык кайгыртмаган. Кеше алган бөтен нәрсә – аның күңеленә авыр йөк салган һәм йөрәген катылаган бик күп формаль кагыйдәләр һәм күрсәтмәләр. Чын келәү итү традициясе сүнде. Евангелиедәге өзектә язылган Иерусалим чиркәвендә барган хәлләр бу рухи ташландыклыкның ачык мисалы булып тора. Монда чын динне сурәтләгәннәр генә, һәм динле уйнаганнар. Чынлыкта исә, беренче урында кешеләрнең акчалары һәм табыш алу амбицияләре булган. Агачны каргаганда, Ходай өйрәтүчеләренә мондый икейөзлелекнең нәрсәгә китергәнен ачык итеп аңлатып бирә.

Җимешсез инҗир агачы кебек, без үзебезнең кимчелекләребезне һәм аномалияләребезне купшы яфраклар белән яшерергә омтылабыз. Һәм, авыру агачныкы кебек үк, безнең һәрберебезнең дә моны эшләвенең дистәләгән табигый сәбәбе табылачак. Кайчагында без “барысы да алай ук начар түгел” дигән кыяфәт чыгарырга мәҗбүр булабыз. Дөресен әйткәндә, безнең бөтен тәрбиябез бу рухи шәрәлегебезне яшерү өчен дә инде. Әмма дини тормыш өчен бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

Аллага ышанасың икән, бөтен барлыгың белән ышан. Беренче чиратта, үз-үзеңнең кем икәнлегеңне, җазыклы икәнеңне, тәрбияңне, холкыңны аңлап, Ходайга җараулы булырга тиешсең. Кылану, дини булып күренү – үзебезнең чын йөзебезне яшерү генә ул.

Язма «Православие в Татарстане» сайтыннан тәрҗемә итеп бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев