Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге ата Андрей Критскийның Тәүбә каноны

Бу канон чиркәүдә Олы уразаның элекеге (беренче) һәм бишенче атналарында укыла. Өйдә – суббота белән воскресеньедан башка көн саен укырга да ярый.

1нче жырыу

Ирмосъ: Булышыучы жабыучы Ӱзе мине килеб коткарды, шушы – минем Аллам, Аны даннармын, атамныҥ Алласы – шушы, Аны ололарым, Ул бик данналды. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Жаман тормошомдагы эшляремнеҥ кайсын жылаб ӓйтя башлыйым? Эй, Христосъ, казер ничек итеб ӱкенеб жылый башлыйым? Эй, изге кюҥелле, Син Ӱзеҥ жазыкларымны кичер. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, мескен жаным, тянеҥ белян бергя килеб буганнарны Булдырыучы алдында жазыкларыҥны ӓйт; элекеге акылсызлыгыҥнан тыйылыб, Алла алдында ӱкенеб жыла. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Иҥ элеке булдырылган Адамъ кюк жазыкланыб, мин Алладан айрылганымны тойдом; шул жазыкларым какында мяҥге Падшалыктан да, рахятлектян дя буш калдым. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, мескен жаным, жаман миҥа, син элекеге Евага ник ошадыҥ? Син кюзеҥне жаманга салыб, эямсез бозолдоҥ; агачка кулыҥ сузыб, кушылмаган жимешне курыкмыйчы алыб ашадыҥ. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Кюзгя матур тейгян жимешне кюреб, Ева кызыккан кюк, мине дя няпесле уй кызыктыра, уй миҥа элеке тямне нястя кюрсятя, ӓммя суҥыннан гел зягяр нястя ашаган кюк булам. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Адам Синеҥ бер бойорогоҥнан жазгач, жомактан тейешлечя кыуылыб чыгарылган, эй, Коткарыучы, мин Синеҥ котолдора торган бар бойорокларыҥнан туктаусыз жаза тороб, ней хятле кыйынга тейешле булдым.

Шӧкӧр: Кеше уйлаб, белеб житкезмяслек Ӧчлӧ булсаҥ да, Yзеҥ бер диб табына торган Алла Син; жазыкларымныҥ ауыр жӧгӧн миннян ал, Ӱз изгелегеҥнян миҥа интегеб жыларга кюз жяше бир.

Ӓле дя: Эй, Алланы тыудырган, Башкарыучы, таза Кыз, Син Ӱзеҥне даннаучыларныҥ ӧмӧтӧ, жаклаучысы, жазыкларымныҥ ауыр жӧгӧн миннян ал, мин тяӱбя итеӱчене кабыл ал.

2нче жырыу

Ирмосъ: Эй, кюк, минем ӓйтясе сюзляремне тыҥна, Кыздан тяннянеб, тыуыб килгян Христосны даннаб жырларым. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, кюк, минем ӓйтясе сюзляремне тыҥна; эй, жир, минем Алла алдында жазыгымны ӓйтеб, Алланы даннаб жырлаган ауазымны эшет. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, мине саклаучы Алла! Син изгелекле кюзеҥ белян миҥа караб, эч кюҥелдян тяӱбягя килеӱемне кабыл ал. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Мин бар кешелярдян дя кюберяк жазыкландым, мин гня Синеҥ алдыҥда жазыклы; эй, Коткарыучы, Алла икяннегеҥнян, мин – Ӱзеҥ булдырганга изгелекле бул. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Мин кюҥелемя эямсез няпеслярне кертеб, няпесле уйларым белян эямне акылымны караҥгыландырдым. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Мине жазыклар дауыл кюк чолгаб торалар, эй изгелекле Ходай, Петръ апостолга кулыҥны сузган кюк, миҥа да кулыҥны суз. (Матф. 14, 31). Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, Коткарыучы, мин тянемне кейем кюк шакшыландырдым, Син миҥа Ӱзеҥя ошашлы итеб биргян тынымны каралттым. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Усал няпеслярем белян жанымныҥ матурлыгын караҥгыландырдым, бар акылыма жирдяген гня уйлаттым. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Иҥ башта, мине Булдырыучы миҥа жасаб биргян кейемемне жырттым, шуҥар кюря инде жалангач булыб жатам. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Жылан хяйлясе белян, миҥа, жасаб биргян жыртык кейемгя кейенеб, инде оялыб торам. (Быт.3). Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, изгелекле Алла! Азгын катын кюк, мин дя кюз жяшемне коямын; эй, Коткарыучы, Син Ӱз изгелегеҥнян мине жарлыка. (Лук. 7,38). Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Мин агачныҥ матурлыгына кюз салыб, уйым белян алдандым, шуҥар кюря инде жалангач булыб оялыб жатам. Мине жарлыка, эй, Алла мине жарлыка.

Ӓр-тӧрлӧ няпесляр мине басыб алыб, миҥа тӧрлӧ законсызлык кылдыралар. Шӧкӧр: Син Ӧч ипостасле бер Алланы, Атаны, Улны, Святый Тынны буганнарныҥ Алласы диб даннаб жырлыймын. Ӓле дя: Эй, Алланы тыудырган таза Кыз, буганнар данный торган Син бер гня; безне коткарыр ӧчӧн тырышыб инял.

3нче жырыу

Ирмосъ: Эй, Христосъ! Бойорокларыҥныҥ кузгалмый торган ташы ӧстӧня минем уйларымны ныгайтыб куй. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Ayяле заманда Ходай кюктян ут жаудырыб, Содомъ кешеляренеҥ жирлярен жандырыб бетергян. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Эй, жаным, син Лотъ кюк тауга кач, Сигоръ каласына барыб котол. Мине жарлыка, эй, Алла мине жарлыка.

Эй, жаным, жалкыннанган уттан кач, жана торган Содомнан жӧгӧрӧб кач, Алла утына ӱзеҥне кӧйдӧрмя. Мине жарлыка, эй, Алла, мине жарлыка.

Әлеге канон, үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. “Изге атабыз Андрей Критский җазган Оло канон” кенәгәсеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев