Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүген – Май чабу алдыннан була торган үлеләрне искә алу көне

Үгет: Үлгән карендәшләребезне, туганнарыбызны сөюебез калдык тыныбыз чыкканчы кимемәсен.

Олы көн уразасына бер атна кала, Май чабу алдыннан үлеләрне искә алу көне быел 9 мартка туры килде. Бу көнне Чиркәү мәңгелеккә киткән христианнар, аеруча, көч куллану нәтиҗәсендә үлгән һәм гадәти отпевание алмаган кешеләр турында келәү итә. Искә алу келәве елына берничә тапкыр гына үткәрелә. Үлгәннәр өчен иманнар укыла, ләкин алар – кайгылы түгел, ә шатлыклы, гомуми терелүгә өметләр белән тулы.

Керәшеннәр бу дөньядан киткән туганнарын таба исе чыгарып, әйтеп ашый (тәберсе итә), яки мохтаҗларга хәер биреп искә ала. Шулай да, үлеләр өчен иң мөһиме – иман. Бу хакта искәртеп Татарстан митрополиясендә керәшен миссиясен оештыру бүлеге җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов түбәндәге үгетне җибәрде. 

Ул үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 

Эй, сöйöклö туганнар! Жакын кешебезне кабергя куйыб, аныҥ белян калдык табкыр мяҥгегя айырылган чакта, кюзебез жяш белян тулыб, кайгыбыз бик оло була. Дöньядя торганда сöйöнöчнö дя, кöйöнöчнö дя бергя бюлгян сöйöклö туганыбызнын ÿз жаныбызда жуклыгын, мыннан ары безнен белян булмасын тойонгач, жöрягебез ней эшляргя дя белмей. Жакын кешебезнен кабере жанында тороу безгя бик ауыр, äммя аны кюмеб, аннан айырылыб, öйöня кайтыучыларга бигеряк тя читен, жамансы да; ул кеше шул чагында ÿзенеҥ бер башы калыуынын ауырлыгын-читеннеген тойона. Ул чагында аҥар жыуаныулык киряк була. Андый жыуанычны, туганнар, кайдан эзляргя киряк икян? Ул жыуанычны бик тиз ÿлгянняр öчöн теляк итеÿдян гня таба алабыз. Жакын кешебезне, туганыбызны кабергя теляк итеб куйганда, чын кюҥелдян тилмереб теляк итеÿебезне арабыздан кайсыбызныҥ тоймаганы бар? Бу сяття без бу дöньядя кючкян туганнарыбыз белян бик жакынныгыбызны тойонабыз; бу арыу сяття тормош кайгысын ташлаб, ӱлгян туганнарыбызны мяҥге рахят тормошка кертеб тынычлансын ыйы диб, жаныбыз чын кюҥелдян Ходайга иняля. Сöйöÿлегебез ÿлгян кеше öчöн теляк итеÿдя бигеряк тя ныгый.

Шулай келяy итсяк, алар öчöн безнен сöйöÿлегебез äйтеб бетеря алмаслык, иҥ кыйбатлы сöйöÿлек була. Чиркяÿдя ӱлгян кеше öчöн ителя торган теляк рятляреннен сюзляре äр-бер кешегя бик оло жыуаныч биря. Yлгянняр öчöн чын кюҥелдян теляк итеÿче ÿзен дя тынычлый, ÿлгян туганнарнын жаннарына да äйтеб житкезя алмаслык пайда китеря. Литургiя келяÿендя кансыз корман китереб, ÿлгянняр öчöн ителгян теляк, аларга оло пайда китеря; шул теляк аларнын жазыкларын жиҥеляйтеб, аларга изгеляр жанында булырга öмöт биреб, аларны мяҥге карангылыктан, шайтаннар белян мяҥге тороудан коткара, аннан ары пяриштяляр туктаусыз данный торган, безне жазыктан жолоучы Коткарыучыбыз Ходай Iисусъ Христосны кюреб торорлык, мяҥге жакты сöйöнöчлö урынга кютяря.

«Литургiя келяӱендя ÿлгяннярне искя алыб безнеҥ теляк итеÿебез, бöтöн дöнья жазыгын Ÿз öстöня алган Алла Бяряне алдында алар öчöн жярдямче булыб, аларга бик оло жыуаныч китеря», – дей изге атабыз Iоаннъ Златоустъ.

Тагы шулай Iерусалимдя архiерей булыб торган изге атабыз Кириллъ да былай жаза: «Литургiяда куркынычлы арыу корман китергяндя ÿлгяннярнен жаннарына бик зур пайда була».

Эй туганнар! Мына инде безнен телягебез ÿлгян туганнарыбызнын жазыкларын кичертергя, аларны мяҥге кайгыдан коткарырга бик оло пайда китергяне сезгя билгеле; шул теляк арткылы Ходай безнен кюҥелебезгя дя оло жыуаныч биря. Ÿлгян туганнарыбыз, ата-бабаларыбыз öчöн гня тÿгeл, äммя безнен белян бер дендя тороб, калдык сорауга – терелеб тороу кöннö тотоб ÿлгянняр öчöн дя теляк итеÿне ташласак, ул чагында без бик начар, ич тя изгелексез кешеляр булабыз. Ÿзебезнен жакын кешебезне кабергя куйган чагында, тилмереб, жылаб, анын öчöн теляк итмякче булыб калабыз, äммя суҥыннан биргян сюзебездя тормойбыз. Бераз багыт ÿткяч, жамансылауыбыз да басыла, ÿлгян туганыбыз öчöн телякче итмякче булыб калыуыбыз да исебездян китя. Ул эшебез, ÿлгян туганнарыбызны онотоуыбыз бер дя жарамаган эш була.

Äгяр дя ÿлгян кешегя терелеб торорга мöмким булса, ул биргян сюзен онотоучы туганына äйтер эйе: «Эй туган! Мине кюмгяндя синеҥ тилмереÿеҥ, жылауыҥ минем öчöн булмаган икян, äммя ÿзеҥ öчöн гня булган, минем белян сиҥа тороу бик арыу ыйы шул, мин ÿлгяч, сиҥа жамансы булды, жамансылауыҥ узгач та мине исеҥя дя алмыйсыҥ. Сöйöÿлегеҥ кайда суҥ? Ÿзеҥне Ходай жыуаткач та мине телягеҥ белян жыуатыу тӱгел, мине исеҥя алыб, миҥа аз гна да изгелек итясеҥ килмей, инде гел мине оноттоҥ».

Эй туганнар! Безнен арада алай булмасын ыйы. Христосъ денендя ÿлгян карендяшляребезне, туганнарыбызны сöйöÿлегебез ауызыбыздан калдык тыныбыз чыкканчы кимемясен эйе. Алар öчöн теляк итсяк, садака бирсяк, аларны ич-бер ауыртыу, кöйöк, кайгырыу жук урында, мяҥге тормошка кертербез, ÿлгяч, ÿзебез дя шунда булырбыз. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев