Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Зинаида Захарова иҗаты: «Яшибез әле»

Зинаида Захарова хәзерге вакытта Әлмәт районының Кәләй авылында яшәп иҗат итә. Ул 1955 елның 13 январенда Кәләй авылында туа. Хезмәт юлын Чистай районының Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Соңыннан — Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә математика укыта. 2014 елдан — Татарстан язучылар берлеге члены.

Саксызлар...
Тыштан гына тыныч күренәмен, 
Тыштан гына батыр тоелам. 
Елмайгандай итәм, ә үзем бит 
Еламыйча чак-чак тыелам. 
Көнгә мең кат адашканым беләм. 
Көнгә мең мәртәбә ялгышам. 
Сынау арты сынау туып тора 
Ни көтәргә белмим язмыштан. 
Вакыт томырылып алга чаба, 
Без икәнбез шундый саксызлар. 
Бар да китәр беркөн минем белән, 
Борчуларым, шатлык, сагышлар. 
Эчке дөньям карышса да, аңлыйм, 
Кабул итмәү булыр мәнсезлек. 
Туктап калмас, юлын дәвам итәр —
Вакыт патшалыгы мәңгелек.

Гомер юлы...
Гомер юлы буйлы-буйлы — 
Ди берәүләр. 
Шахмат тактасына тиңләп 
Кайберәүләр 
Гомер юлын ак-кара дип, 
Сөйләнәләр.
Барын да хәл итә безнең 
Йөреш, имеш. 
Бер шакмактан икенчегә 
Йөгер, имеш. 
Бар шундыйлар: димчедән дә 
Узып димли. 
Дөньяларны аркылыга, 
Буйга иңли. 
Бер урында таптанма ди, 
Кузгал, китик. 
Киләчәкне без каршына 
Чыгып көтик. 
Ничек кенә йөгерсәк тә 
Шакмак буйлап, 
Тәкъдир инде hәр йөрешне 
Куйган уйлап.

Яшибез әле
Күңелеңдә сагыш кына, 
Ә күкләреңдә болыт. 
Бәхеткә чумып яшәгән 
Чакларны дисең, оныт. 

Дөнья ул аклы-каралы, 
Бер рәхәт ике килми. 
Аны ды болытлар каплый,
Кояш та бит гел көлми. 

Сандугачлар да сайрыйлар 
Тик җылы җәйдә генә. 
Дөньяларны сокландырган 
Чәчкәләр гөлдә генә. 

Сиңа яратып әйтелгән, 
Миннән бердәнбер теләк:
Йомшак агачны корт баса, 
Ныклы булырга кирәк. 

Йөрәгебез армый тибә, 
Димәк, әле яшибез. 
Юкка барга, вак-төяккә, 
Түгелмәсен яшебез.

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев