Җырык авыз
Мәзәк яратучыларга.
Хатыны иренә:
Өстемә кияргә бер генә затлы күлмәгем дә юк.
— Ничек инде? Шкафың тулы күлмәк ич!
— Безнең урамда яшәүчеләр аларның бөтенесен күрде бит инде.
— Алайса, әйдә, икенче урамга күчик!
* * *
Бер блогерша икенчесенә зарлана:
— Ирем оятсыз, кичә миңа хыянәт иткән.
— Үч алдыңмы?
— Әйе, өченче көн үк инде...
* * *
Бер ир күз врачы янына килә. Үз зарын сөйли. Врач аңа күзлеген күрсәтергә куша.
— Доктор, мин күзлегемне каядыр куйганмын, табалмыйм.
Врач:
— Күзлегең маңагенда бит.
— Ә маңгаем кайда икән?..
* * *
Бер кыз дустына әйтә:
— Бер атна диетада утырам.
— Ничә килога ябыктың?
— Ике! Тик баш кына эшләүдән туктады.
— Баш эшләмәгәч, миең генә ябыккан инде...
* * *
Йокларга яткач, ире — хатынына:
— Сөеклем, син йоклыйсыңмы?
— Юк, ә нәрсә?
— Миңа таба борылып ят.
— Юк, авызыңнан суган исе килә.
— Ә син йоклар алдыннан ник борчак ашадың?! Икенче ягыңа борыл, дим, сасысы килмәс...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев