Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Урманчы авылында язып алынган туй җыруы

Мамадашның Урманчы авылында бирнә әйберләрен элү җырлый-җырлый башкарыла.

Тәре алъяпкычы эләләр. Аны элгәндә «Шунда, элгән урынында тузсын», диләр.

Басуларга җитен чәчтем
Җитеннәрем җитен булсын, дип.
Бу ди әйберләрне без эләбез
Элгән җирләрендә тузсын, дип.

Кәләмперләр салдым акмаска,
Бадийаннар салдым батмаска.
Бу ди әйберләрне элеп куйдык
Берсесе дә әйләнеп қайтмаска

Тагын шаян җыру да бар әле:
Ары да шыбыт булдык,
Бире дә шыбыт булдык.
Инде шөкер бер Ходайга,
Қодалардан котылдык.

Китәр алдыннан кодалар шулай җырлыйлар:
Пар атларны җиктем и җаратып,
Килгән җулларыбызга ла каратып.
Безләр килдек сезләргә и җаратып,
Сезләр калырсыз микән лә җаратып.

Тәрәзәләрнең өлгесен
Күтәреп куй бер читен.
Каршы алулары бик күңелле
Озатулары бик читен.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр перәннек.
Аерылышу минутына
Менә килеп терәлдек.

Ураккайлар урдым, куйдым сослан,
Аның араларыннан җил үтмәс.
Безләр барыбыз да тату булсак,
Ич бер әдәмнәрнең лә сүзе үтмәс.

Сары атлар алдым ла сатуга
Сары майлар эчтем лә қатуга.
Безгә әдәмнәрнең исе китә
Без барыбыз шушылай татуга.

Туй киткәндә болай дип җырлыйлар:
Сулар ага арыктан,
Кодалар карый җарыктан.

Кодалар карый җарыктан,
Җиккән аткайлары зарыккан.
Иртәләр дә торып мин сызгырдым,
Болын печәннәре кипсен дип
Болын печәннәре кипте инде,
Кайтыр бакытлар җитте инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев