Укучыларыбыз иҗаты (шигырьләр)
Карендәшләребез Раиса Герасимова, Елена Данилова, Елена Зайцева, Валентин Иванов иҗаты белән таныштырабыз.
Саубуллашмыйча да китеп бардың,
Газаплансын әле дидеңме?
Күз яшьләрем белән бергә кушылып,
Көзге яңгыр юа битемне.
Ташлап киттең, үзең аңлыйсыңдыр,
Кире кайту мөмкин түгелен,
Агачтагы соңгы яфрак кебек,
Өзелергә тора күңелем.
Сары сагыш, сары яфрак булып,
Синең эзләреңә сарылган,
Кире кайтыр юллар булмаса да,
Мин бит сине, өзелеп сагынам.
Нигә киттең, ялгыз иттең диеп,
Моңсуланып, һаман уйланам
Бергә булган бәхетле чакларны,
Төшләремдә күреп уянам.
Язлар җиткәч, синең эзләреңне,
Яшел чирәм каплар кабаттан,
Кире кайтмасыңны аңласам да,
Мин бит сине, һаман яратам.
Кукмара районының Кызыл Тау авылында яшәүче Раиса Герасимова.
* * *
Җан ачысы
Җан ярасы әрни. Ачылыгы
Телә-телә кисеп бәгырьне.
Исән чакта бер белерләр микән,
Йөрәгеңнән өзгән кыйпылчыгың,
Җан парәсе ничек кадерле?
... Җан телгәләп баулар ишәр идем,
Кемгә дарга...бәлки, сырхаудан.
Дәва өчен дару тапмаганны,
Юк, юк!..Биткә ыштыр каплаганын,
Шул бау булыр кебек коткарган!..
Бер бау гына кысып бәйләр кебек
Умырылган җанның ачысын.
Белмәгәнгә белер өчен, аерым,
Тулгагында кырык сөяк каерып,
Бирер идем кендек кайчысын…
Кысып борган җепселләрдән манма
Биш бармактан төргән йодырык.
Тимәгез лә, кагылмагыз җанга,
Бармы арагыздан, "төгәл санда",
Шул йодрыкка каршы торырлык?!.
Казаннан Елена Данилова-Григорьева.
* * *
Адаштым
Адаштым да, буранга уралдым,
Өнемдәме, әллә төш күрдем?
Бер мизгелгә югалыплар калдым,
Яндым да мин, пыскып тиз сүндем.
Адашыпмы яңгырда чыландым,
Кыштан китеп язга төрендем.
Берләп түгел, инде меңләп тапкыр
Терелттең дә, янә үтердең.
Адаштырма, яңгырлы көз калды,
Уйнама да, салма утка да.
Шуны сизәм. Гомер – утлы күмер,
Ә мәхәббәт – юка пыяла.
Мамадыштан Елена Зайцева.
* * *
Ашыгабыз
Ашыгабыз, өлгереп лә булмый,
Вакыт та бит көтми, гел чаба.
Нәрсә җитми безгә, ни кирәк?
Гаеплегә калды замана.
Булган саен, һаман кирәк дибез,
Артып китә, хәтта чамадан.
Нәфес дигән әйбер, яман нәрсә,
Кемнәр генә безне дәвалар?
Уйлама син, байлык туплармын да,
Төкереп яшәрмен дип, дөньяга.
Комсызлыкка барып җитмик әле,
Шөкер кылып яшик булганга...
Безнеке тик көннең бүгенгесе,
Әллә ниләр өмет итмик без.
Алтын таулар кирәк түгел,
Барыбер бит алып китмибез...
Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылыннан Валентин Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев