Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Укучыларыбыз иҗаты

Мамадыш районыннан Елена Зайцева, Елизавета Малова, Кукмара районыннан Анна Иванова шигырьләре.

Кадерләрен бел 

Февраль кары
Февраль кары ява,
Никтер туктый алмый.
Соңгы ае кышның, дияме?
Салкыннарын басып,
Йомшак кары белән
Иркәлиме җирне, сөяме?

Өч көн, өч төн тоташ
Карлар оча, оча.
Җирне коча-коча кар ява.
Сукмакларны бутый,
Көртләр өеп куеп,
Бик юмарттан февраль кылана.

Соңгы кышкы ай дип,
Санга тулмагансың.
Нигә кирәк кою яшеңне?
Вакыт бик тиз үтә,
Көчне сарыф итмә,
Китәргә син бездән әзерме?

Өч көн, өч төн тоташ
Җиргә карлар ява.
Язга әзерлиме ачуын?
Нәфрәтеңне басар,
Яз бит ташу ясар, —
Карны куар, ачып ташкынын.
Елена ЗАЙЦЕВА,
Мамадыш районы. 

* * *

Дуслар нинди була?
Дуслар кемнәр алар?
Сине якын күргән, 
Ничек булсаң, шулай
Кабул итә белгән.
Дуслар кемнәр алар?
Чыраеңа карап,
Синең хәлең белгән.
Син ярсыган чакта,
«Булды, тукта!» — дигән.
Дуслар кемнәр алар?
Елаганда сине 
Кочагына алган.
Кайгы килгән чакта
Ярдәм кулы сузган.
Дуслар кемнәр алар?
Җан җылысын сиңа
Бүләк итә белгән.
Шатлыгыңны икәү
Уртаклаша белгән.
Шушы сыйфатларга
Ия була белгән,
Үз туганың кебек
Сине якын күргән.
Шуный кешеләрнең 
Кадерләрен бел син,
Минем чын дустым дип,
Горурланып йөр син!
Анна ИВАНОВА.
Кукмара районы.

* * * 

Кышның соңгы атнасы

Кышның да соңгы атнасы -
Аңа үзгә төс керде.
Карлыганлы җәйләргә дә
Ерак калмады инде.
Көндезләрен кояш чыгып,
Елмая зәңгәр күктән.
Кояш — мине, мин — кояшны
Сагынган идек күптән.
Гел җылыга тартылсам да,
Үземнеке бит кыш та.
Өйдә — үзем, ә күзләрем -
Кала башлады тышта.
«Бер аш пешерерлек вакыт
Өстәлде көнгә», — диеп,
Әйткән чакларын әбинең
Сагынам янып-көеп.
Кысыр аш, хәзерге кебек
Ит пешмәде казанда.
Вакытны башкача үлчәп
Яшәдек ул заманда.
Кышка керсәм — аның сүзе,
Язга чыксам — сынамыш.
Юраулары гел юш килде,
Ник җибәрсен бер ялгыш.
Табигатьтән аерылмады,
Уфтанмады юк-барга.
Сыерчык күрсә — шул көнне
Ятып аунады карга.
Кышның да соңгы атнасы,
Тик бу соңгы кыш түгел.
Әбиле чакны мең тапкыр
Урады бүген күңел.

Елизавета Малова

Фото: «Туганайлар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев