Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Тыл ветераны Ульяна Тихонова: «Гомеркәем узмады һич тә бушка, минем дә бит эзем калды бу тормышта»

Зәйдә яшәүче Ульяна Тихонова чыгышы белән Сармаш-По-Ирне (Апач) авылыннан.

Ульяна түтигә 93 яшь, ул — тыл ветераны. Бүгенге көндә дә шигырьләр язуын дәвам итә. Аның иҗаты – тормышның бай тәҗрибәсен, хисләрен һәм уйларын чагылдыручы бер дөнья. Ул яшьлегендәге авырлыкларны, сугыш елларын, тыныч тормыштагы шатлыкларны шигырьләрендә яза.

Яңа яралар өстәлә ярага

Үткәннәрнең дә бит яралары яңа, 
Тагын яңа яра йөрәкләрдә урын ала,
Дошман тагын тынычлыкка кулын суза,
Ир-егетләр илен яклап яуга бара.

Кайгылы хәбәрләр килгәләп торалар,
Аңлыйбыз уенга китмәде бит алар.
Батырлык күрсәтеп башларын салалар
Сызлыйлар йөрәктә тирәнтен яралар.

Беләбез ил саклау — ир-егет бурычы,
Иңендә мылтыгы, куенында кылычы.
Тик йөрәк бит карыша — югалту теләми,
Ул тели тынычлык, тик, сугыш теләми.

Ни җитә дус, тату һәм бердәм яшәүгә!
Илебез сайлаган юл туры, хаклы юл.
Теләми кемгәдер кол булып яшәүне,
Дуслык һәм тынычлык сагында тора ул

Яшәү дәвам итә

И, рәхәт бу тормыш, сөенеп туймаслык,
Гөлбакча илебез яшәрә, яңара,
Татулык-дуслыкта, матурлык илендә
Аваз сала бер сабый бу якты дөньяга.

Кечкенә бер төргәк, ә шатлык бер дөнья!
Бәхеткә төренеп кил, сабый, дөньяга,
Нарасый туганын сиздереп чаң кага,
Яшәеш, дәвам ит күмелеп нурларга.

Шөкер итеп яшим әле мин

Бу дөньяда яшәдем мин янып-сөеп,
Гомер үтә диеп йөрмәдем мин, янып-көеп.
Гомеркәем узмады бит һич тә бушка
Минем дә бит эзем калды бу тормышта

Авырлыкка баш имәдем — алар булды.
Авыр көннәр узды, яңа көннәр туды,
Үкенерлек булып гомер үтелмәде.
Кеше кулы белән гомер-йомгак сүтелмәде.

Үзем язып язмышымны үзем кичтем
Зарланмадым, матур тормыш юлы үттем
Үтеп бара инде минем гомер көзем
Бүгенгәчә үз юлымда әле үзем.

 

Үз юлымны кабат үтәр идем

«Эх, яшьлеккә кире кайта алсам,
Башкачарак үтәр идем аны», дисез
Ә мин менә шул ук үткән юлны
Тагын үтәр идем һичшиксез!

«Матрос» басуында каерып-каерып
Чабар идем сусыл печәннәр,
Җир җиләкле кипкән үләннәрдән
Өеп куяр идем кибәннәр.

Иртә таңнан торып «Чүк Чишмәсе»нә
Көмештәй саф суга төшәр идем
Челтер җырлы «Чүк Чишмәсе» суын
Рәхәтләнеп ятып эчәр идем.

Көянтәмне асып иңнәремә
Ташыр идем мунчага дип, чишмә суы.
Атлар идем яланаяк чыклы үләннәрдән
Тыңлый-тыңлый сандугачлар җырын.

Иртүк торып балаларым торуга дип,
Ап-ак мичтә пешерер идем дурычмаклар,
Казаныма салыр идем итле шулпа
Аталары эштән арып кайткан чакка.

Сөйгәнемә иңне тагын куяр идем
Үрер өчен гаиләмә җылы оя.
Үтәр идек тормыш юлын бергә-бергә
Очраса да юлыбызда биек кыя.

Бары шушы юллан бер кат үтәр идем
Кайтып булмый — юлы ябык үткәннәрнең.
Ходаема мең-мең шөкер итеп яшим
Үткән юлым матур гына үтелгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев