Түбән Камада яшәүче шагыйрь Никифор Тукмачевтан – бер бәйләм шигырь
Никифор Тукмачев тумышы белән Зәй районының Югары Баграж авылыннан. Сабый чагы сугыш чорына туры килгәнлектән, шул еллардагы барлык михнәтләрне кичерә. Институтта укып, югары белем ала, хезмәт гомерен медицинага багышлый. Һәм гомере буе шигырь яза.
Сүзләрдән сукмак салам
Бөтен дөнья гел серләрдән тора,
Галимнәр күп ачып салырга.
Җаным тәнем шигырьләрдән тора,
Гомер җитмәс язып калырга.
Уйлар буранында адаштым мин,
Белмим кай якларга барырга?
Тузга язмаганны язармын дип,
Куркам кайчак каләм алырга.
Укысалар минем язмаларны,
«Исәр бу», — дип китәр исләре.
Аңламасалар җанның тамчы-тамчы
Шигырьләргә күчеп киткәнен
Аңламасалар сүзләр сайлый- сайлый,
Үз- үземә сукмак салганны.
Сукмаклардан такыр юлга чыкмый,
Кара бураннарда калганны.
Аңламасалар. Ничек аңласыннар, —
Туган телнең сулган заманы.
Тел генәме?! Нурлы мәгърифәтнең
Чүп-чар белән тулган заманы.
Авыл иртәсе
Әле кояш өлгермәгән
Офык артыннан чыгып,
Күкне кочагына алган
Каз канатыдай болыт.
Карлыгачлар күптән эштә,
Тыз да быз балчык ташый,
Өй кыегына беркетеп,
Ышыкта оя ясый.
Буада тынлы оркестр, —
Концерт бирә бакалар.
Кошлар, парларын чакырып,
Талларда сайрашалар.
Яңгыратып бар җиһанны,
Ат кешнәде болында.
Әни инде күптән торган,
Сөтле чиләк — кулында.
Иркәләнеп, хозурланып,
Печәнлектә уяндым.
Тормышка ашты бер көне
Күптәнге хыялымның...
Нигә дисәм
Нигә дисәм хисләр ташып тормый,
Каян килде мондый сүлпәнлек?
Нигә дисәм яңа җырлар тумый, —
Авылга кайткан юк күптән үк.
Талдымы соң күңел канатларым,
Кошлар кебек ярсып очкан юк.
Күптән икән үксеп эч бушатып,
Кабер качларыңны кочкан юк.
Нигә дисәм, кызганыптыр, әни,
Төшләремә сирәк керәсең.
Беркем белми, алда гомер булса
Әле тагын ниләр күрәсен...
Тел очымда һаман, әни, сиңа
Әйтелмәгән җылы сүзләрем,
Хәзер үзем җылы сүзләр көтеп,
Каршылыймын гомер көзләрен.
Инеш буенда
Инеш өсләрендә куе томан,
Җилләр исми томан таралмас.
Бер күбәләк булып җаның кайтыр,
Җаның бер кайтмыйча түзәлмас.
Инеш өсләрендә куе томан,
Каз- үрдәкләр йөрсә, адашыр.
Бәхилләшми киттең мәңгелеккә,
«Сөеклем» дип миңа кем дәшер?
Инеш өсләрендә куе томан,
Мондый томан озак торалмас.
Исәр җилләр, таралыр томаннар,
Сагышларым гына таралмас.
Инеш өсләрендә куе томан,
Күтәрелми, көннәр ачылмый.
Бер җырлап та алам, бер җылап та,
Нишләсәм дә кайгым басылмый.
Инеш өсләрендә куе томан,
Бер кош сайрый инеш талында.
Кошлар булып кайтып сайрыйсыңмы
Кайгыларга баткан чагымда?
Мизгелләр
Мизгелләр елларны җыялар,
Мизгелләр — гомернең бөртеге.
Мизгелләр җыелган шул гомер
Өзелеп юк була бер көнне.
Ул вакыт килмәс күк беркайчан,
Белмибез кадерен көннәрнең.
Зираттан әйләнеп бер кайтам,
Авылда үткәндә көннәрем.
Мизгелләр уйлата үткәнне,
Күрешкән идек бит күптәнме...
Яшьтәшләр берсе дә күренми,
Барсы да авылдан киткәнме?
Авылдан киткәннең үз җае, —
Зиратка киләлмәс җәй саен.
Мәңгегә киткәннәр кабердә
Көн саен көтәдер, мөгаен.
Гомерләр, гомерләр — мизгелләр...
Бу — чикле гомерләр диңгезе.
Мондадыр тигезлек, гаделлек
Бу — Мәңгелек йортның нигезе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев