Элгәре вакытларда табын артында яратып җырлана торган җыру.
Өстәл өскәйләрендә лә, ай,
Кәнфитләр, кәнфитләр.
Кәнфитләр лә түгел лә, ә кәнфит.
Ник ашамыйсыз ла, ник эчмисез,
Каршыгызда ла, ай,
Каршыгызда ла, ай, җырлап ла торам бит.
Ник ашамыйсыз ла, ник эчмисез,
Каршыгызда ла, ай,
Каршыгызда ла, ай, җырлап ла торам бит.
Капка(ай) төпләрендә лә, ай,
Көрән атлар, көрән атлар.
Көрән атлар тора ла, ай,
Алар белән кем килгән?
Өстәл өскәйләрендә лә, ай,
Тәмле ризык, тәмле ризык,
Туганайларга дип, ай, төзгән.
Өстәл өскәйләрендә лә, ай,
Тәмле ризык, тәмле ризык,
Туганайларга дип, ай, төзгән.
Нет комментариев