Сагыш хуҗа сары көздә: көз турында шигырьләр
Карендәшләребез иҗаты.
Көзге көндә җәйге моң
Көзге болыт — кургаш, диләр,
Соры, диләр, яңгырларын.
Ә мин менә сары көздә
Бик тә сәер җыр тыңладым:
Җәйнең төпсез зәңгәр күге,
Каплап чиксез офыкларын,
Яңгыр, сафлык вәгъдә иткән
Күрдем җәйнең болытларын.
Мин күзәттем ялт-йолт иткән
Житез яшен тамчыларын.
Иркәләдем учларымда
Көмеш яңгыр тамчыларын.
Күрдем шушы гүзәллеккә
Акты кояш сокланганын,
Күрдем көмеш тамчыларга
Якты нурлар уралганын.
...Сагыш хуҗа сары көздә
Мин бер якты җыр тыңладым.
Алып килде ул күңелгә
Инде үткән җәй моңнарын.
Николай Александров
Әй торналар, торналарым...
Торналарны озатып калдым,
Ак каенга сөялеп.
Тагын бер ел китеп бара,
Торналарга ияреп.
Әй торналар, торналарым,
Китмәгез, борылыгыз,
Жәйләрне алып китәсез,
Яшьлекне калдырыгыз.
Торналар оча, кагынып,
Еллар — канат какмыйча.
Көз җиткәнгә ышанмадым,
Торналарны озатмыйча.
Торналар китте, җырлашып,
Киек Каз Юлы белән.
Яшьлегемне озатып калдым
Торналар җыры белән.
Әй торналар, ник дәшмисез,
Мине ишетәсезме?
Әллә сез дә яшьлегем күк
Кайтмаска китәсезме?
Никифор Тукмачев
* * *
Алтын көз дә үтте. Агачларның
Соңгы яфраклары коела.
Көз фасылы миңа, ни өчендер,
Бик тә усал булып тоела.
Бакчамдагы гөлләр каралдылар,
Яшәү өчен көрәшеп ардылар,
Сайрар кошлар да бит, көздән куркып,
Җылы якка китеп бардылар.
Бакча буендагы әрсез өрәңгеләр,
Шыксыз кара күлмәк кигәннәр.
Зифа таллар да бит ямансулап,
Башкайларын түбән игәннәр.
Нинди кыю горур имәннәр дә,
Моңсуланып калган утырып.
Ак каенның ефәк күлмәген дә,
Көзге җилләр аткан умырып.
Көзге көндә, имеш, агачларга,
Матурланып утыру килешми.
Көзнең ачы, коры җилләренә
Чыршы, нарат кына бирешми.
Раиса Герасимова
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев