Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Шагыйрәләребезнең Клара Булатовага багышлап язган шигырьләре

Клара Булатованың 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә талантлы шагыйрьләребез Луиза Янсуар һәм Лена Данилова үзләренең Клара Булатовага багышланган шигырьләрен сөйләп, тамашачыны сокландырды да, уйландырды да.

КЫЙССА
(Клара Булатовага)

               1
Ләкеләрдә чакта утлар яктым...
Клара Булатова

Казаннарда гынай утлар яктым:
Берәү, икәү, өчәү... — учаклап.
Хәтеремдә:
«Бала!» — диеп, мине
Алган чаклар сезнең кочаклап.

Безгә әле дөнья ул вакытта
Шундый иркен иде... Күк — биек!
Сез барыгыз — апай безгә, агай...
Шапырынмый һичкем: «Мин — бөек!»

Нинди тыйнак дәрсе булган икән
Даһилыкның килгән буынга.
Мин хәтерлим, чәчләремнән сыйпап,
Әйткәнеңне:
«Кермә Уенга!»

«Үз Уеның уйна, уйнасаң да,
Үз иманың сакла, кыйса да
Зәһәрләре сине...
Яшә, бала,
Әйләндереп гомрең кыйссага...»

Ләкеләрдә яккан утларыңның
Яктылары төшә Казанга,
Әле һаман, һаман, Клара апа!
Нишләсә дә азган замана!

Без уенын аның уйнаганнар
Кулларында «муйнак» булмыйк дип,
Ераккарак китеп сыенабыз...
Йөрәккәрәк, уйдан уелып.

Келпеп, келпеп яна утларыбыз...
Җиделе лампа ягар көннәрме?!
Солдаткалар белән бияләй бәйләп
Утырабыз кабат, күр әле...

Шушы җирнең шушы туфрагында,
Әбекәйләр безгә көйләгән
Көйләр белән җанны сугарабыз...
Хәтер сыйпап йөри җөйләрдән.

                   2

Дүрт ягында Җирнең утлар яктым,
Сезне истә тотып — учаклап...
Кай кыйтгага аяк атласам да,
Кешеләре ала кочаклап!

Мин аларга сөйлим, Клара апа:
— Керәшеннәр, — диеп, — и алар,
Кирәк булса, ертып, күкрәгеннән
Җанын алып бирә, бахырлар...

Җилфердәгән ап-ак алмагачлар,
Шомыртларның җиле диярсең -
Кыйблаларны урап, өнең килә:
«Без сөйгәндәй, бала, и сөясең...
Без көйгәндәй, бала, көясең...»

Бер тамырга барып тоташканга
Җаннар белән, ахры, күрәмсең.

Луиза Янсуар

* * *

БЕР КЕЛӘҮ
(Клара Булатовага багышлау)

...Ихлас күңеле белән келәү тыңлый
Зәңгәр күлмәк кигән кыз бала...
Сәҗдәләргә китә, ойый-ойый.
Шәмдәлләрдә, тел-тел, ут яна...

...Безнең кавем якын иде сиңа.
Һәркем өчен җәеп канатың—
Безне сөймәгәннәр арасыннан,
Син, безләрне «үз» дип яраттың.

Бер җылы сүз көткән үксезләрнең
Тилмергәнен күрсәң—
җан атып—
Күз яшеңә манып, телә-телә,
Үз парәңне мең кат канаттың. 

Кемнәрнедер берәү, кагып-орып,
Яраласа- бәйләп ярасын—
Яклый белдең үтә гади булып,
Гаделлекне чиксез яраттың!

...Сагына әле дә ямьле Тройсыннар 
Зәңгәр күлмәк кигән кызкаен.
Тасма, яулык көткән сабый сыман
Толымын салып елый ак каен...

Чүәкләрең сукмак салган эзләр
Саклый әле синең су юлын...
Питрау, Покрауларың ел да күзләр,
«Кайтыр,-диеп,- бәлки, бу юлы?!. »

Томанында зәңгәр җәйләреңнең
Калган кебек җәннәт бишегең—
Көтәр әле сине Ләкелеләр,
«Кайтыр!»- диеп, япмый ишеген.

Сөйләмеңә күчкән тел зәхмәте—
Гел безнеңчә гадәт— гел көйләү!
Җырларыңда калды мең рәхмәтең,
Хәзер бездән рәхмәт— тик Келәү!

Лена Данилова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев