Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Шагыйрә Зинаида Захарованың өр-яңа шигырьләре

Зинаида Захарова – шагыйрә, прозаик, педагог ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Әлмәт районының Кәләй авылында яшәп иҗат итә. Аның «Туганайлар» редакциясенә юллаган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Көрәш
«Ун көн өчен, кызым, көрәш бара,
Ничек итеп җиңеп чыгарга?
Йөрәгем дә кыса, тын да җитми,
Аяк йөрми, ничек чыдарга?

Өч көнен мин, кызым, җиңеп чыктым.
Тагын калды бары җиде көн.
Көннәре дә аның бәлки үтәр,
Арасында бар бит әле төн.

Бирештем мин, кызым, көрәшмәдем.
Үлем көче җиңде шул мине.
Әллә соңгы көнем булгангамы,
Бик тә көткән идем мин сине.

Килмәдең шул, кызым, син ул көнне,
Тәрәзәдән карап көтсәм дә.
Иртәгесен инде мин булмам шул,
Ничек кенә ашыгып килсәң дә».

«Ун көн өчен көрәш бара», дидең.
Шаяруга алдым сүзләрең.
И әтием, мәңге оныта алмам синең
Өзгәләнеп әйткән сүзләрең.


Җавап табылыр 
Көнбатышта офык кызыллыгы —
Якты көннең китеп барышы.
Ахырына таба шуыша ул, 
Туктап тормый гомер агышы.

Үткән көннең кире кайтасы юк,
Бу хикмәтне белми кем генә.
Гомер ике килми берәүгә дә 
Кадерләрен аның бел генә.

Кадерләрен ничек белергә дип,
Нигә ахмак сорау бирәсең? 
Яшәргә дип килдеңме син җиргә? 
Яшәргә дип килсәң — беләсең! 

Син, дускаем, кеше төсле яшә, 
Соравыңа җавап табылыр.
Тормыштагы бөтен ләззәт, рәхәт, 
Бәхет, шатлык шунда татылыр.

Кирәктер ул 
Ялгышларга үкенмичә,
Авырлыкка бирешмичә,
Будыралмыйм, дип башкача
Бары тик акыл кушкача,
Яшәүчеләр сирәктер ул.

Игелекләр кылып кына,
Мәрхәмәтле булып кына,
Яманнардан көлеп кенә,
Якыннарны сөеп кенә,
Яшәү безнең теләктер ул.

Дошманнарга сер бирмичә,
Мәкерлене үз итмичә,
Барын-югын ишетмичә,
Ялган белән килешмичә,
Яшәү безгә кирәктер ул....


Шундый булсын... 
Туган җиребезгә барыбыз да
Кендек җебе белән тоташкан. 
Тынычлыктан кадерлерәк ни бар? 
Мин тик шуны көтәм тормыштан.

Хыялларым гел биектә оча, 
Аста кала хәтта кыялар.
Ямьле, якты гына булсыннар да,
Чынга ашсын матур хыяллар!

Өметсез тик шайтан гына диләр,
Күңелләрдә өмет сүнмәсен!
Без үтәсе юллар озын булсын,
Йөрәкләрдә ялкын дөрләсен!

Пар канатлы яшәү насыйп булсын,
Гел бәхеттә үтсен гомерләр.
Кышкы һава шундый саф икән бит —
Шундый булсын иде күңелләр!

Күңелләр якын

Табигатьнең бөтен яме

Күңелгә күчкәнме әллә?

Ак кышлар сихерләдеме,

Үземме шундый хәлдә?

 

Энҗе карларга тиң булып

Җаныма аклык кунган.

Күңелем түренә сафлык

Ташкындай кереп тулган.

 

Өермәләр көртләр салган,

Тутырган урамнарны.

Давыл тынсын, көтик бераз,

Үткәрик бураннарны.

 

Кар бураны кисте юлны,

Арада гүя ялкын.

Борчылырга урын тапмыйм –

Күңелләребез  якын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев