Рәхмәт, Сезгә, карендәшләр!
Ераклардан ай килдем лә,
Ашыга-ашыга мин килдем.
Карендәшләр бәйрәменә
Килүемә сөендем!
Җыру белән биюләре
Ай-яй матур, килешле!
Тату-бердәм булулары
Куаныч-сөенечле!
Питрауларга ел да барам,
Ерак булса да ара, шул,
Бу матур Җөри бәйрәме
Мәңге күңелдә кала!
Рәхмәт Сезгә, туганайлар,
Ачык икән күңелегез, хай!
Тагын күрешергә язсын,
Озын булып гомеребез!
Алга![]()
Узган юлым -
офыкларда,
Кичерешләр -
җырларымда...
Көннәр-төннәр алмашына,
Чиратлаша - ак һәм кара...
Куш-та:
Без бит хуҗа бу тормышта,
Дөнья матур без булганга!
Яшик әле, бирешмичә,
Атлыйк алга, көч-дәрт барда!
Гомер аты
ярсып тора,
Таң атуга
тагын юлга!
Эш карышмый тырышларга,
Алга, алга!
Бары алга!
Керәшен туганнарга
Килдем әле кунакларга -
Керәшен туганыма!
Ачык йөзле карендәшләр
Чыктыгыз юлларыма!
Җыру җырлап каршылыйсыз,
Оста да сез биюгә!
Һәрвакытта табын әзер
Туганайлар килүгә!
Питрауда да күрешәбез,
Май чабу да безнеке!
Пасхада да күчтәнәчләп
Котлыйсыз сез дус-ишне!
Керәшен бәйрәмнәре күп,
Татарлар якын туган!
Сабантуйлар гөрләп үтә
Бертуган Гәрәй-Иван!
Җәйләүләргә тараладыр
Керәшен җырулары
Үзегез кебек гади, рәхәт
Айкап ала җаннарны!
Яратам сезнең җырларны,
Яратам ырымнарны...
Сокландыра ырымнарның
Тач килеп торулары!
Питрау үтеп җәй бетсә дә
Җаныгыз сайрап туймый!
Сезнең кунакчыл йортлардан
Кунак өзелеп тормый
Ф.Вәлитова фотосы.
Нет комментариев