Питрәчтән Анастасия Долговадан «Нардуган», «Качману» турында шигырьләр
Анастасия Макаровна Питрәч районының Иксуар авылында туып үскән. Аның шигырьләре тормышчан, көнүзәк темага язылган.
Нардуган
Нардуган бәйрәме җиткәч
Яшьлек килә хәтергә.
Яшьләр, кызлар кич утыра
Җыелышып бергә-бергә.
Кәмит күрсәтеп йөрибез
Киемнәр тантаналы.
Бигерәк тә ямьләндерә
Чормада сакланганы.
Кәмитнең бөтен төре бар
Пич төзелә — ак кардан.
Морҗасыннан төтен чыкса
Кар чәписең яңадан.
Кемдер киез итек баса
Кызын рәискә бирә.
Малайга килен кирәк ди
Тик кода булсын түрә.
Артистлар бер янда торсын
Анекдотлар шул хәтле...
Җыр-бәет белән әйтелә,
Кемнәр нинди гадәтле.
Итекләр бозланып ката
Хәтерләп ат чанасын.
Керфекләр акка бизәлә
Салкын гына чыдасын.
Качману
19 январьдә
Кач маналар чишмәдә,
Иисус Христот чумылган
Бу көн якын һәркемгә.
Таш-комнарны тишә
Чишмәләр җир өстенә
Кач манылган суы
Дәва һәрбер төшеңә.
Качману көн авылымда
Җанланган чишмә.
Мөлдерәмә чиләкләрдә
Изге су кайта өйгә.
Гасырлардан яшәгәннәр
Суны иң изге күреп!
Халык гомердән баш ия
Чишмә янына килеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев