Питрәчтән Анастасия Долгова шигырьләре
Анастасия Макаровна,1947елда Питрәч районының Иксуар авылында туып үскән. Аның тормышчан, көнүзәк темага язылган шигырьләре газета да даими басылып килә.
Әлеге үзәк өзгеч шигырьләре вакытсыз мәңгелеккә күчкән балалары истәлегенә язылган.
Газиз балаларыбыз истәлегенә
Мин шигырьләр бүтән язмам инде,
Очар канатларым каерылды.
Дөньяның бөтен ямен алып,
Ачы хәсрәт килеп сарылды.
Якты көннәр төнгә әверелде.
Кара шәүлә төште таңнарга.
Сызланулар, югалтулар аша,
Йөрәк калды утта янарга.
Ярдәм итү мөмкин түгел чакта,
Шигырь язып инде юанам.
Газиз балаларның «китүләрен»,
Берүк, туктат, Кодрәтле Аллам!
Килене Любовь Петровна долгованың якты истәлегенә
Әниебез, кадерлебез,
Ач, күзеңне, тор әле.
Үзең салган сукмаклардан
Исән-имин йөр әле.
Әллә кемдер көнләштеме
Япь-яшь ич әле яшең.
Табигатьнең бөтен ямен,
Атты да куйды яшен.
Балаларга юл ачучы —
Син якты киләчәккә.
Укучыларың кабереңне
Күмделәр шау чәчәккә.
Халык җыелды, туганнар
Тор, күтәрелеп, кара.
Әнием, бәгырем, гомерлекккә
Бу төзәлмәслек яра.
Әниебез, кадерлебез,
Уян, күзең ач, әйдә.
Нигә гомерләр өзелә
Шау чәчәк аткан җәйдә?
Ни кадәрле тырышсак та,
Булыша алмадык шул.
Кадерлебез тыныч йокла,
Җомак урынннарда бул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев