Питрәчтән Анастасия Долгова шигырьләре
Анастасия Макаровна Питрәч районының Иксуар авылында туып үскән. Аның шигырьләре тормышчан, көнүзәк темага язылган.
Икәү бергә әби-бабай булып
Кайтырсың, дип ничә еллар көттем,
Саклап тоттым кигән киемеңне.
Көтә-көтә күзләребез талды...
Кайтмаска, дип киткән идеңме?
Таянычым идең, куанычым,
Балаларның газиз әтисе.
Ярты гомереңдә, барын ташлап,
Нигә бөтенләйгә китәсе?
Әби-бабай булып йөрер идек,
Синсез килде көзләр күңелсез.
Нинди матур тормыш корган идек,
Мин ялгызым һәм син дә минсез.
Бала тугач языла ди язмыш,
Каршы көч юк икән язмышка.
Син юк, диеп, намусымны талап,
Кыек атлаган юк ялгыш та.
Оныкларың тормыш корып ята,
Үсеп килә оныкчыкларың.
Икәү бергә әби-бабай булып,
Күрә алмыйбыз үскән чакларын.
Эх, нишләп була?!
Кеше гомере
Туган көнем һәм Яңа ел бүген,
Балаларым өйгә җыелды.
Ел артыннан еллар йөгереп үтте,
Тагын бер ел өстәп куелды.
Сөенеп тә куям, моңсулык та тоям,
Менеп барыш гомер үренә.
Балаларга рәхмәт, туганнарга рәхмәт,
Илгә рәхмәт... тыныч көнемә!
Тормыш юлы катлаулыгы белән
Өзеп ала кайчак бәгырьне.
Беркайчан да, күктән явар, диеп,
Көтеп ятмадык шул...әзерне.
Гомер уза торсын, еллар килә торсын,
Туксанын да узып китимче.
Тик йөрәккә әмер биреп булмый,
Унсигездә калган, нишлимче?
Чал чәчләрне каплап куеп була,
Буятырга була, һич юкта.
Эх...
Кеше күңелен берчак аңламассың,
Яшәлде дә кебек...һәм юк та!
Чакыр мине
Чакыр мине, язлар җиткәч чакыр,
Чәчкә сибелгәндә аланга.
Кыш чакырма, юлларны кар күмеп,
Адашырга мөмкин буранда.
Чакыр мине, ал таң уянганда,
Тузганаклар очкан болынга.
Безнең яшьлек сарылып калсын әле,
Тик икебез йөргән урынга.
Чакыр мине, ай калыккач чакыр,
Кичке тынлык серле янганда.
Кыш булса да чакыр, бозы да өшетмәс,
Синең кочагыңда булганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев