Никрутлар озату җырыу (ноталары белән)
Җан җал иткәндә

Никрутлар озату җырыу (ноталары белән)

Геннадий Макаровның «Яңгыра керәшен җыруы» китабыннан. Кайбыч керәшеннәре җыруы.

Җилә генә җилә без йөрибез,
Җилешебез калсын, әле дә лә, бу җирдә;
Җиз кыңгырау кебек җаңгырап ла,
Тавышыбыз калсын, әле дә лә, бу илдә.

Без китәрбез инде лә, сез калырсыз,
Камышлардан күпер, әле дә лә, салырсыз;
Без киткән юлларга карый-карый,
Тилмереп, елашып, әле дә лә, калырсыз.

Иртә генә торып тышка чыксам,
Сандугачлар сайрый, әле дә лә, көн белән;
Мао(ы)ш кына сугып без йөрибез,
Урам буенчы ла, әле дә лә, көн белән.

Җир җиләкәйләре, ай, пешәдер,
Ак чәчәкләргә, әле дә лә, бәйләнеп;
Насыйп кына булса, без кайтырбыз,
Ай-кояшлар кебек, әле дә лә, әйләнеп.

Фрида Вәлитова фотосы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев