Никифор Тукмачевның Зәй ягындагы Югары Баграж авылы чиркәве турында язган шигыре
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачевның Зәй ягындагы Югары Баграж авылы чиркәве турында язган шигыре

Никифор дәдәй Тукмачев 1942 ел башында Югары Багражда дөньяга килгән. Сугыш һәм аннан соңгы кырыс чор авырлыкларын үз җилкәсендә татыган.

Югары Баграж

 

Шушы авылда табылган

Динсез үсүчеләр дә,

Авылның күрке чиркәүнең

Качын кисүчеләр дә.

 

Тәреләрен атка төяп

Кырга чыгаручылар,

Учак ягып, изгеләрне

Учакка салучылар

 

Шушы авылда табылган

Диненнән бизүчеләр.

“Алла юк”, – дип сабыйларның

Өметен өзүчеләр.

 

Шушы авылда – куштаннар,

Халыкны талаучылар.

Бөтен авылның каргышын

Үзенә алучылар...

 

Бүген чиркәү чаңы кага

Безне уятыр өчен.

Йөз ел вакыт кирәк булды,

Акылга кайтыр өчен...

 

Шул ук авыл кешеләре

Сусаганнар иманга.

Мәңге дә бетмәс керәшен, –

Чиркәүләре булганда.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев