Никифор Тукмачев иҗаты: «Еллар үзенекен итте»
Шагыйрь Никифор Тукмачевның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Ватаннан киткәннәргә
Сез тумыштан ук шулаймы, —
Башыгызда җил уйный.
Көнбатыштан кояш чыкмый,
Көнбатыштан көн тумый.
Чит җирләрдә оҗмах көтмәс,
Кайларга китсәгез дә.
Читләр үз баласы итмәс,
Никадәр көтсәгез дә.
Фахишәләр генә чаба
Анда-монда ир эзләп.
Сез йөрисез, фахишәдәй,
Мәңге рәхәт җир эзләп.
Кайда кояш җылырак та,
Кайда калҗа майлырак,
Байлык җыю уңайлырак, —
Кайда яшәү җайлырак.
Әллә бу Рәсәй җирендә
Сез нужа күрдегезме?
Тир түгеп көн күргәннәрнең
Кадерен белдегезме?...
Китегез, тик артка юл юк,
Бөтенләйгә китегез.
Без сезсез дә хур булмабыз,
Бер дә китми исебез.
Кайтмагыз, кичермәс сезне
Туган як каеннары.
Сез — игелек аңламаган
Оятсыз хаиннарны.
Могҗиза көтәбез
Яңа елларны көтәбез
Көннәрне саный-саный.
Могҗиза өмет итәбез,
Күңелләр — һаман сабый.
Кара көзләрне уздырдык,
Кышларга чыдарбызмы?
Ходай саклап, исән-имин
Язларга чыгарбызмы?
Еллар тора кыл өстендә,
Ил белән ил сугыша.
Шушыдыр ул — үтүебез
Сират күпере аша.
Кызганмагыз
Кызганмагыз тән сызласа,
Әле хәлем түзәрлек.
Яшәү дәртем бар чирләрне
Әле чәйнәп өзәрлек.
Үзәккә үтеп, сулкылдап,
Тәнем түгел, җан сызлый,
Сәбәбен ачып салырга
Тел кычыта, җан кыймый.
«Хәлең ничек?» — дигәннәргә,
Шөкер, әле ярый, дим.
Аптекларда минем өчен
Юк бернинди дару, дим.
Еллар үзенекен итте
Рәхмәт әйтми нәрсә әйтим, —
Ходай бирде гомерне.
Яшьлеккә кайтып барышым, —
Сабый акылы керде
Шушыдыр яшьлеккә кайту, —
Азга да күңел була.
Күз яшьләрен тыя алмыйм,
Юктан да күңел тула.
Еллар үзенекен итте, —
Тешләр бетте коелып.
Үз шигырем укый алмыйм,
Яшьләремә буылып.
Җитәкләп йөриләр хәзер,
Тотынса баралыр, дип.
Егыла гына күрмәсен,
Егыла таралыр, дип.
Үзгәрде, сизәм үзем дә,
Акылым да, холкым да.
Барыбер, барасы килми
Әле картлар йортына.
Җырлар, шигырьләр язгалыйм,
Җан каядыр талпына.
Бер бөртек файда итим дим,
Милләтенә, халкыма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев