Мәзәкләр: «Төбе юкә, очы имән»
«Туганайлар» архивында сакланган әлеге мәзәкләр Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылында туып-үскән Иван Степанов язган.
Төбе юкә, очы имән
Питер Иванының малае Коля, үзеннән 10 яшькә кечерәк энесе Шурик белән урманда утын әзерлиләр икән. Юкә агачын аударып, төп башыннан очына таба кисәкләргә бүләләр. Башта пычкы әйбәт кенә кискән, әмма өчтән беренә җиткәч, көч тә кимегән, пычкы да үтми башлаган. «Бу агачның төбе юкә иде, очы имәнгә әйләнгән икән», — ди икән Шурик дәдәсенә. Тамак ялгап утырганнар. Майсыз табада пешкән бәрәңгене түгәрәкләп кисеп, тоз сипкән шул ризыкны бездә «Сталин коймагы» дип йөрттеләр. Шурик дәдәсенә әйтә икән: «Сталин үзе дә бу коймагын майсыз ашый микән?»
Бер сумга булмый!
Күрше авылда гомере буе авылда хуҗалык сарыкларын көткән Пауый Семены дигән кеше бар иде. Яз көне, көтүләр чыгар алдыннан, авыл җыены үткәрелә иде. Ул елны да җыен җыела һәм көтүне сораган кешеләргә бәя килешәләр. Чират сарык көтүенә җитә. Җыенны алып баручы сорый: «Сарык көтүен кем алырга тели?» Шул әлеге дә баягы Семен: «Мин алам», — дип җавап кайтара.
— Син Семен, сарык башына бер сумнан ризамы?
Семен утырган урыныннан чәчрәп чыга:
— Юк, мин бер сумга риза түгел — кем әйтә шул үзе көтсен.
— Күпмегә риза соң? — дип сорыйлар аннан.
— Бер сумга якын да килмим, ә бер тәңкәгә поҗалыста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев