Мамадыш керәшеннәренең урам көе: «Йөриек әй урам без буенча»
Җан җал иткәндә

Мамадыш керәшеннәренең урам көе: «Йөриек әй урам без буенча»

Геннадий Макаровның «Яңгыра керәшен җыруы» китабыннан.

Жөрөйөкәй урам без буйынчы(й),
Күрсен күзгенәйләре туйгынчы(й); (2)
Күрсен күзгенәйләре, ай, туйгынчы,
Без йөрмәбез гумерләр буйынчы(й). (2)

Кыш айына керсәк, кар көрибез,
Урам җулын ачып ла йөрибез; (2)
Сезнең генә кебек дус-ишләргә,
Сары майдай булып ла эрибез. (2)

Урамнарга җәйгән, ай, тактаны,
Таптатасым килми лә атлардан; (2)
Кашларың да кара, буйың зиба,
Сөйдерәсем килми лә ятлардан. (2)

Басмыйм гына дисәң дә басарсың,
Күпер баскычларын на сырласаң; (2)
Мәҗ(е)лесләр дә ләй матур була,
Бергә күмәкләшеп лә җырлагач. (2)


Нет комментариев