Җан җал иткәндә

Мәлки керәшеннәре җыруы

Керәшеннәр бөтен Россия буенча таралып яши. Һәрбер керәшен авылының үз җыруы, көе, традицияләре бар. Бу мирасны без сакларга тиешбез

Китә казлар

Китә казлар, китә казлар,

Каз китә торган айлар.

Уйлата, ямансулата

Ямансулый торган айлар.

Уйлата, ямансулата

Ямансулый торган айлар.

 

Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар Донбаска,

Мин дә уйлап торам әле

Шул казлардан калмаска.

Мин дә уйлап торам әле

Шул казлардан калмаска.

 

Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар тайгага.

Күптән түгел алмашынды,

Шат көннәрем кайгыга.

Күптән түгел алмашынды,

Шат көннәрем кайгыга.

 

Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар көз җиткәч.

Чәчәк кебек яшь гомерем,

Үтмәсен бәхетсезлектә.

Чәчәк кебек яшь гомерем,

Үтмәсен бәхетсезлектә.

 

Аклы ситса күлмәгемне

Кия-кия туздырдым.

Чәчәк кебек яшь гомерне,

Биеп-җырлап уздырдым.

Чәчәк кебек яшь гомерне,

Биеп-җырлап уздырдым.

 

 

 

 

 


Нет комментариев