Мәҗлес көе
Галимә Наилә Әлмиева тарафыннан яздырылып алынган. Питрәч районының Әлбәдән авылы җыруы.
1. Җырлап та ла, җырлап без карыек,
Килешерләр микән көөебез.
Килешерләр микән, ай, көебез, әләли,
Алсу җимеш кура җиләгей. (2)
Килешер, лә, булса, ай, көебез,
Җалан шушылай бергә җөрербез.
Җалан шушылай бергә, ай, җөрербез, әләли,
Өзелә сезнең өчен үзәгем. (2)
2. Алдым гына мылтык, чыктым кырга,
Аккошкынайларым атаргай,
Аккошкынайларым, ай, атаргай, әләли,
Алсу җимеш кура җиләгей. (2)
Сурәтегезне язып алыр идем,
Күз ди алларымда тотарга.
Күз ди алларымда, ай, тотарга, әләли,
Өзелә сезнең өчен үзәгем. (2)
3. Икәү генә өчәү без җөрейек,
Киң кырларда чыгып уйнаек.
Киң кырларга чыгып без уйнаек, әләли,
Алсу җимеш кура җиләгей. (2)
Сөйләгән, ли, адәм тик сөйләсен,
Без тоймаган булып җөриек.
Без тоймаган булып, ай, җөриек, әләли,
Җансын-көйсен дошман җөрәгей. (2)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев