1991 елда Татарстанның Чистай районы, Ишәле авылында язып алынган «Май чабу» көен тәкъдим итәбез.
Майларны ди чапсаң син каты чап,
Чана үрәчәләрен җаңгыратып;
Җырларны җырласаң каты җырла
Ишәле урамнарын йаңгыртып.
Ишәле урамы киртләч, киртләч,
Киртләчләре бетәр ай кар киткәч;
Ишәле урамнары йәмне йе
Эйәмнәре бетәр ай май үткәч.
Кычкырыб ук җырлап без йебәрик,
Китсен тавышларыбыз тауларга;
Китсә дә лә китсен әй тауларга,
Без сандугач түгел әй сайрарга.
Җырларга диб әйтсәң без җырларбыз,
Берне генә түгел, ай икене,
Җырламас та идем ай икене,
Җырла диб әйтүегез сийкемне.
Нет комментариев