Җан җал иткәндә

Людмила Аланлы иҗаты

Людмила Аланлы (Янеева) — күпкырлы талант иясе. Аның өр-яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Авылым шомыртлары 

Шомыртлар ак күлмәк киде,

Сөендереп күңелне. 

Авылымның урамнары 

Хуш исләргә күмелде. 

Шомырт чәчәгедәй серле 

Авылымның кичләре! 

Язлар белән килде безгә 

Назлы сөю хисләре.

Кушылды гашыйк күңелләр 

Шау чәчкәле язларда. 

Безнең керсез мәхәббәткә 

Сөенә күк язлар да.

Ак чәчкәле шомыртларның

Баллы булсын җимеше. 

Син бит минем өлешемә 

Язмыш биргән көмешем!

* * *

Мин сине бик озак эзләдем

Мин сине бик озак эзләдем 

Әсир итте серле күзләрең…

Ай-кояштай нурлы йөзләреңә 

Багалмасам, ничек түзәрмен?! 

Мин сине бик озак эзләдем —

Сукмакларда — йөргән эзләрең.

Җаным-тәнем «син» дип сулыш алды, 

Һәр тарафта сине күзләдем. 

Мин сине бик озак эзләдем — 

Табарыма өметем өзмәдем;

Якты хисләр ярдәм итте миңа,

Көннәремне өмет бизәде. 

Мин сине бик озак эзләдем —

Сөю көтеп типте йөрәгем; 

Язмышыма мең-мең рәхмәтлемен 

Кабул булды иң зур теләгем!

​​​​​​​* * *

Чәчәкле капка

Июль уникеләрендә 

Чәчәк бәйрәме җитә. 

Ул бәйрәмне бик зарыгып 

Яшь җилкенчәкләр көтә. 

Сөю утларында янам,

Син сизәрсеңме?

Капкабызны чәчәк белән 

Син бизәрсеңме? 

Капкалар яшәреп китә 

Кыр чәчәкләре белән.

Миңа булган хисләреңне 

Чәчкәләр сөйләр, беләм. 

Сөю утларында янам,

Син сизәрсеңме?

Капкабызны чәчәк белән 

Син бизәрсеңме? 

Чәчәкле капкабыз шаһит 

Безнең сөюебезгә. 

Авылыбызда гөрләтеп 

Туйлар ясадык көздә.

Сөю утларында янам, 

Син сизәрсеңме?

Капкабызны чәчәк белән

Син бизәрсеңме?


Нет комментариев