Кыш турында шигырьләр
Карендәшләребез Георгий Родионов, Никифор Тукмачев шигырьләре.
Кар бабай
Мин ясаган Кар бабайга
Бөтен урам сөенә.
Чөнки ул чын кеше кебек
Сөйләшә, җырлый белә.
Я кинәт көлеп җибәрә,
Скрипка сыздыра;
Я ул сандугач шикелле
Чут та чут сайрап тора.
Матур итеп шигырь укый,
Мәзәк сөйләп көлдерә,
Хәтта һава торышын да,
Бер көн алдан белдерә.
Бу Кар бабайны ясавы
Кыен булмады һич тә,
Нәни транзисторымны
Куеп калдырдым эчкә.
Георгий Родионов.
* * *
Иске елны озатканда
Гомер үтә...
Тагын бер ел китә,
Гомер түгел, яшьлек жәл менә.
Яшьлегемнең тагын бер мизгеле
Тарихларга китә мәңгегә.
Хыялларым,
Ашмас хыялларым
Аерылып кала...
Әй, гомер...
Сагышларым
Һаман үзем белән,
Алар гына калмый, барыбер.
Мин сагышсыз,
Моңсыз булыр идем.
Хәер, юк, кирәкми ул язмыш.
Юкса, нишләр идем,
Ярый әле,
Моңсыз булмаганмын мин ялгыш.
Яңа ел бураннары
Тормыш сукмакларын үтәм,
Көннәрен саный-саный.
Гомер йомгагымны сүтәм,
Күңел һаман сабый.
Теләкләрем, яңа елда
Карлар булып очыгыз!
Иң изге газиз җаннарны
Сез мин булып кочыгыз!
И, Яңа ел, яңа бәхет,
Яңа хыял, яңа кар...
Кемгә яшьлек, кемгә шатлык,
Ә миңа тик сагышлар...
Сагышларымны күмәрме
Яңа ел бураннары?
Гомер үтә — карлар булып,
Чәчеңә куналмадым...
Яңа елда бөтен дөнья
Яңалык белән тулук.
Кайгыларым, сагышларым,
Уйларым шул ук.
Аз кебек
Яңа елда теләкләрем
Ак карлардан да актыр.
Яңа елларны каршы алам
Инде ничәнче тапкыр.
Ничәнче кат дулкынланып,
Яңа елга керәм мин.
Ничәнче кат бар дөньяны
Ак хисләргә күмәм мин.
Бәлки, гомернең көзедер,
Миңа һаман яз кебек.
Чәчләр күптән агарса да,
Үткән гомер аз кебек.
Никифор ТУКМАЧЕВ
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев