Кырбашта яшәүче Роза Зәкиевадан шигырьләр
Саба районының Кырбаш авылында гомер итүче Роза Зәкиева гомеренең 33 елын тимер юл хезмәтенә багышлаган.
Шомыртым
Өй каршындагы шомырттан,
Өзеп алдым бер чәчәк.
Бүгенге көн бик тә рәхәт,
Матур булсын киләчәк!
Шомыртлар чәчәк аталар,
Ап-ак яуган кар кебек.
Җырларда да җырланалар,
Йөрәккә үтеп кереп.
Шомырт агачы матур дип,
Миләшне кистермәгез!
Миләш кызыл, шомырт кара,
Аларны биздермәгез!
Шомыртлар чәчәк атканда,
Салкынайта көннәр дә.
Йөрәкләрдә җылы булсын!
Беләкләрдә көчләр дә.
Салкын булса да урамда,
Шомырт чәчәген исним.
Узе ап-ак, узе матур!
Иснәми ничек түзим.
Матур булсын, тыныч булсын!
Безнең һәрбер көнебез.
Илдә тынычлыклар булсын!
Булсын йөрәкләр тыныч!
Безнең авыл
Безнең авыл бик борынгы,
Әби, бабайдан калган.
Тырыш халык яшәгәнгә,
Авылыбыз югалмаган.
Авылыбызны төрле яктан,
Урманнар каплап алган.
Саф чишмә сулары эчеп,
Халык гел алга барган.
Без үскәндә су коенып,
Бәбкә саклап үстек без.
Әбилэр эшсез тотмады,
Каз көтүе көттек без.
Авылыбыз кечкенә дип,
Берәүдәген китмәде.
Мондый матур авылыбызны!
Беркем нәумиз итмәде.
Хәзер дә шул ук авылым,
Гел шулай балкып тора.
Бала чакта ускән урман,
Һаман да шаулап тора.
Ис китәрлек болыннары,
Шау чәчәккә күмелә.
Менэ тагын язлар житте!
Бөтен халык сөенә.
Тыныч яшик, матур яшик!
Алдагы көннәрдә дә.
Ходай сәламәтлек бирсен!
Туган авылым – һәркемгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев