Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Күз яше сере (риваять)

Хатын-кызлар нигә елый?

Нәни малай әнисеннән сорый:
— Ни өчен елыйсың?
— Чөнки мин — хатын-кыз.
— Аңламыйм.

Әнисе улын кочагына кыса да, әйтә: 
— Син аны беркайчан да аңламаячаксың.

Малай инде әтисе янына килә:
— Ни өчен әни кайчак сәбәпсез дә елый?
— Хатыннарның бөтенесе дә шулай кайчагында сәбәпсез дә елый, — дип җавап бирә әтисе.

Малай үсә, ир-егеткә әйләнә, әмма хатын-кыз күзен яшь чылатуга гаҗәпсенүе генә үзгәрешсез кала. Ниһаять, ул Алладан сорарга була. 
Алла әйтә:

— Мин хатын-кызның камил булуын теләдем. Аңа бар дөньяны күтәрерлек ныклы һәм шул ук вакытта сабые башын салып назларлык йомшак иңнәр бирдем. Баласын дөньяга тудыру газабын һәм башка әрнүләрне күтәрерлек рух иңдердем. Хатын-кызга шундый ихтыяр бирдем — башкалар арып ауганда да ул туктаусыз алга бара, бернинди зарлануларсыз көчсезләрне, авыруларны тәрбияли. Аның мәрхәмәтле күңеленә балаларына (алар нинди генә булсалар да) карата искиткеч ярату хисе салдым. Кимчелекләренә карамыйча, иренә рухи терәк булырдай көч тә бирдем. Мин аңа, яхшы ир затының беркайчан да белә торып хатынын рәнҗетмәячәген, шул ук вакытта аның көчлелеген һәм бернинди икеләнүләрсез үзе янәшәсенә басачагын аңларлык зирәк акыл бирдем. Һәм, ниһаять, мин хатын-кызга күз яше бирдем. Үзе кайчан һәм кайда тиеш дип санаганда шул күз яшьләрен күрсәтү хокукы да өстәдем. Хатын-кызның гүзәллеге киемендә дә, йөз-кыяфәтендә дә түгеллеген аңларга тиеш ир кеше. Хатын-кыз гүзәллеге — аның йөрәгенә юлбашы булган күзләрендә. Ә йөрәк ул — Мәхәббәт утравы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев