Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Клара Булатованың шигырьләре

Клара Булатованың «Келәү» китабындагы шигырьләре.

Җыр тулы юит аның йөрәге
Ләкеләрдә чакта утлар яктың,
Казан аслап түгел, учаклап.
Урамнарга чыгар хәлләрем юк -
Керәшеннәр ала кочаклап.
Кочаклаплар күрешкәннәр саен
Искә төшә сабый чакларым.
Сабый чактан откан керәшен көен
Гомер буйларына сакладым.
Эчкерсезлек белән туган җырлар
Онытылмый икән ул бер дә;
Олы көнен, Торыйсын, Питрауларны,
Покрауларны керттем шигырьгә.
Керәшеннәр үзен хөрмәт иткән
Кешеләрне зурлый беләләр;
Урамнарга чыгар хәлләрем юк,
Кочакларын җәеп киләләр.
Кунак ашы — кара каршы бит ул,
Шагыйрәсе бүген татарның
Керәшенне җырларында зурлый,
Үрнәге дип яхшы затларның.
Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек
Керәшеннең асыл үрнәге -
Моңлы җанда мәкер, явызлык юк,
Җыр тулы бит аның йөрәге.

Түгәрәк җаулык ( керәшен көе)
Башындагы каз яулыгын
Ашыгып салмас асыл кыз,
Түгәрәк яулык япканчы,
Йөккә калмас асыл кыз.
«Алам» дигән берәү белән
Ашыгып ятмас асыл кыз.
Кайниш йорты кабул итми,
Бала тапмас асыл кыз.
Улы-кызы паспортына
Сызык куймас асыл кыз.
Мәхәббәттә кем көймәгән,
Кемнәр янып сөймәгән,
Чынлап сөйгән яр ярына
Туйга кадәр тимәгән.
Чынлап сөйгән, туй төшергән,
Йортына алып кайткан.
Кызның калфагын салдырып,
Түгәрәк яулык япкан.
Ак калфакны кер кундырмый,
Чиста саклап килгәннәр,
Түгәрәк яулыклы башны
Горур йөртә белгәннәр.
Тәмсез тел сүзе ишетеп,
Кызармый якыннары,
Сафлыкны сайлый иш итеп
Керәшен хатыннары.
Арулар, ару булсыннар,
Бәхеткә туган алар.
Түгәрәк яулыкка чиккән
Ак казлар сыман алар.

* * *

Яшәгән чакта бу җирдә
Җаным гел сезне сөяр.
Газиз миңа, бик үз миңа
Ләкеләр, ләкелеләр.
Сугыштан соңгы елларда,
Ачлы-туклы чорларда,
Кеше җаны җылылыгын
Күпме җыйдым мин анда.
Шул җылылар яктылыгы
Кайтарылса сүзләрдә -
Сәлам булып ирешелсен
Алар ләкелеләргә.
Каләмем дә шуны теләр,
Телем дә шуны сөйләр.
Таза торсын, ару булсын,
Бай булсын ләкелеләр.
Матур бәйрәм булып тусын
Һәр таң аткан көннәре.
Бәйрәмнәрдә бәйге тотсын
Үз керәшен көйләре:
«Ләкеләрдә җиде күпер,
Күпер саен бәкеләр»...
Үзе үстергән шагыйрәсен
Хәтерлиме Ләкеләр?
Ә мин, кайчан күзем йомылып,
Бу тәнем гүргә иңәр -
Шунда гына, бәлки, сезне
Оныта алырмын, Ләкеләр!

Фото: «Туганайлар» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев