Керәшеннәрнең үзенә генә хас йолалары, тел үзенчәлекләре һәм җырулары бар.
Урманнарда йөрдем иркен сулап —
Бигрәк хуш исле нарат ылысы.
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы.
Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелдә.
Төннәрне яктырткан ай шикелле
Булсаң иде тормышым күгендә.
Урманнарда йөрдем бер ялгызым
Баласын җуйган болан эзеннән.
Башларым әйләнеп китте кинәт
Башканы сөям дигән сүзеңнән.
Фото: Алина Кондратьева
Нет комментариев