Керәшен җыруы «Тугай-Тугай»
Бәйрәм вакытында нинди генә җырлар, такмаклар ишетмисең карендәшләребездән. Араларында яңа гына язылганнары да, халык җырулары да бар.
Килә болыт, килә болыт
Килә болыт тезелеп
Алдыгызга төшәр идем
Алма булып өзелеп.
Кушымта:
Эх, тугай, тугай, тугай
Тугайда сайрый тургай
Сайрый тургай hаман шулай
Безгә соклана бугай.
Сез дә килгәнсез икән
Без дә килгәнбез икән
Сез дә безнең кебек икән
Гаеп итмисез икән.
Кушымта.
Сездә тула басалармы
Бездә тула басалар
Сездә ничек бездә шулай
Җырлап күңел ачалар.
Кушымта.
Уйныйк әле, җырлыйк әле
Җырламый тормыйк әле
Чәчәк кебек гомерләрне
Бушка уздырмыйк әле.
Кушымта.
Алай да бергә, бергә
Болай да бергә, бергә
Җазсын иде гомер буе
Тагы да шулай җөрергә.
Кушымта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев