Керәшен җыруы: «Чәчең чылбыр»
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: «Чәчең чылбыр»

Керәшеннәрнең үзенә генә хас җырулары бар.

Чәчең чылбыр, чәчең чылбыр
Тартып өзәрлек түгел.
Чәчең чылбыр, үзең былбыл
Күрми түзәрлек түгел.

Күкеле сәгать астына
Куйдым беләзегемне.
Төнлә төшләремә кереп
Өзәсең үзәгемне.

Кашың кара, кашың кара
Каралткангадыр инде.
Карыйм-карыйм, карап туймыйм
Яраткангадыр инде.

Сезнең шомырт чәчәктәме
Безнең шомырт чәчәктә.
Тегеләрнең киленнәре
Булырсың киләчәктә.

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев