Керәшен җыруы: «Бигәш магнитосы»
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: «Бигәш магнитосы»

Керәшеннәрнең үзенә генә хас йолалары, тел үзенчәлекләре һәм җырулары бар.

1. Бигәшем туган авылым,
Иркен аның кырлары,
Бөтен җиргә яңгырасын
Керәшен җырулары.

кушымта:
Магнито, магнито,
Магнито илләрендә,
Сакланасың йөрәгемнең,
Иң матур җирләрендә.

2. Бигәш болыннарын иңләп,
Җырлап әйләнек әле.
Бүгенге бәйрәм көненә,
Без дә ямь өстик әле.

3. Бигәш авыл урамнары,
Матурлана яз җиткәч.
Җырлап-биеп аыйк әле,
Барыбыз бергә килгәч.

4. Ямьле Юраш буйларында,
Үсә тал агачлары.
Җәйге кичләрдә өздереп,
Сайрый сандугачлары.


Нет комментариев