Керәшеннәрне җырудан башка күз алдына да китереп булмый.
Ишекләрдә
Ишекләр дә ачтым далай, гөлләр күрдем,
Сандыклардай ачтым дала маллар күрдем;
Сез, туганнар тату булып, ай кергәчтен,
Асыл кошлар белән дәлә, тиңнәр күрдем.
Нечкә генә некчкәй әле ай иләктән
Оннар иләп күрдем әле, ай келәттән;
Килгән безгә туганнарның ай асылы,
Җырлап кына бирик әле, ай эрәттән.
Бигәш магнитосы (уличная)
1. Бигәшем туган авылым,
Иркен аның кырлары,
Бөтен җиргә яңгырасын
Керәшен җырулары.
кушымта:
Магнито, магнито,
Магнито илләрендә,
Сакланасың йөрәгемнең,
Иң матур җирләрендә.
2. Бигәш болыннарын иңләп,
Җырлап әйләнек әле.
Бүгенге бәйрәм көненә,
Без дә ямь өстик әле.
3. Бигәш авыл урамнары,
Матурлана яз җиткәч.
Җырлап-биеп аыйк әле,
Барыбыз бергә килгәч.
4. Ямьле Юраш буйларында,
Үсә тал агачлары.
Җәйге кичләрдә өздереп,
Сайрый сандугачлары.
Нет комментариев