Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Керәшен җырулары

Керәшеннәрдә җәйге түгәрәк уеннар бик матур җырлар белән уздырылган.

Һәр авылның үзенең җыруы, уен көйләре булган. Әле хәзерге вакытта да уен көйләрен һәм җырларын хәтерләгән түти-әбиләрнең ни кадәрле дәрт, моң белән җырлауларына таң каласың.

Актый калфак белән сары чачак
Маңгай чәчләреңне капласын.
Бер битең – ай, берсе – кояш,
Яман җилләр какмасын,
Яман күздән ходай сакласын

Ташкирмәннең чишмәсе 
Ага микән боз булып?
Калфак киеп, чачак бәйләп,
Йөреп калдым кыз булып.

Сүрәкәләр чиктем киргесез,
Күреп чиккәннәргә биргесез.
Сайлап ярны мин сөймәдем,
Сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Сүрәкәләр чиктем исәпләп,
Дүртти почмаккаен пичәтләп.
Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
Алдагы көнемне исәпләп.

Кәсилә ли бауларың көмеш булса,
Саласың ла килмәс муеныннан.
Сөйгән ди ярларың гүзәл булса,
Чыгарасың килмәс куйныңнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев