Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Керәшен туенда башкарыла торган җырулар

Керәшеннәрдә туй – ул милли йолаларга бай зур тамаша. Керәшен туйларында әйтелә торган сүзләр җырлап әйтелгән. Шундый җырлар белән Зинаида Пестрова таныштырды.

Кыз алырга килүчеләр җыры:
Имән сайгаклары имерек( нык, таза),
Юкә сайгаклары җимерек.
Кыңгыраулар тагып, ястык салып,
Кыз алырга килдек без.

Килгән кодага:
Кодакаем сиңа ни бирим?
Казаннардан алган малым җук;
Җаннарымны ярып бирер идем,
Җандин үзгә торыр хәлем җук. 

Кыз сорарга килгәндә егет ягы пар каз(яки тавык), ипи, башка ашамлыклар алып килгәннәр( әнинең килен сорарга барганда алып барганы исемдә).

Кодагыйлар күчтәнәчләр чыгарганда җырлыйлар.
Ике лә җирән атыгыз,
Аның берсен безгә сатыгыз.
Бу кадәрле күчтәнәчне
Ничек лә тартып килде атыгыз.

Егет ягына туйга килгәч өстәл янына утырганда кыз ягы урын сорап җырлаган:
Суның өсләреннән күбек килә,
Сары майлар кебек әз генә.
Кодачалый булып безләр килдек,
Урын бирмәссезме әз генә?

Туй барышында сауым чыгару йоласы да булган. Кодалар-кодачалар, матур итеп чигүле бистәрләр белән, җырлап алып килгән ашамлыкларны алып чыкканнар.

Өстәл өсләрендә ниләр бар?
Күтәреп лә суккан ашъяулык.
Ашагыз, кодалар, сез эчегез,
Сезнең өчен пешкән ашамлык.

Туйларның иң матур өлеше, киленнең бирнә әйберләрен элү. Мин бәләкәй чакта әбием белән тәрәзә аша бирнә элгәнне карарга ярата идем. Исемдә калганы Трофимнарның (Иванов Трофим) Зина туе.

Бу күренеш тә җырсыз булмаган.
Килен әйберләрен эләргә сорап җырлаганнар.
Әй, басыек, әйләр, басыек,
Басмалардан тасма ясыек.
Әй, кодачаларым, сезгә әйтәм,
Сандык өсләренә басыек.
Кичү буйларының бурасын
Чутлауларын үзебез чутларбыз,
Кодалар, әзерәк сабыр итегез,
Әзерәк өегезне чукларбыз.

Әле бистәрләр элгәндә кадак юк дип акча да сораганнар.

Урман буйларына барган чакта
Ялгыш бастым болан эзенә.
Элеп куяр ием чөйләре җук
Монысы калсын ие үземә.

Туй азагында пошёл боткасы чыгарганнар.

Кунаклар китә, әй, озатыек,
Басу капкаларын, әй, чыкканчы;
Кояшлар баер, айлар калдыр,
Без аерылып киткәнче.

Алиса Ахметшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев