Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Николай Александров шигырьләрен һәркем яратып укый.
Иртәгә инде көз яралыр
Ә иртәгә инде көз яралыр,
Күзләр тоймас әле,җан – сизгер.
Бу бит - гомум вакыт агышында
Җәй белән көз кушылган мизгел.
Агач-куак әле җете яшел,
Болыннарда һаман җәй төсе;
Һәр тарафта җәйге наз сизелә,
Һәр тарафта – ямьле җәй көче.
Әле күңел җәйдән чыга алмый,
Җәйләр дәрте әле күңелдә,
Җәйнең күңелләргә сарылуы
Көзне яратмаудан түгел лә.
Җәй белән көз янәшә барыр да,
Томаннарга кереп, җәй эрер.
Тирә-юньне сары нурга күмеп
Дөнья бизәп, алтын көз йөрер.
Каеннарга сары күлмәк тегәр,
Баланнарга кызыл ут сибәр,
Урман бизәр өчен буяуларны
Каян ала икән көз-чибәр?!
Сихри көз бүләге – әбиләр чуагы
Килер дә хисләрне чуалтыр:
Кояшы иркәләр, җилләре наз белән
Яралы җаннарны юатыр.
Болытлар иелер – тамчылар сибелер,
Торналар офыкта югалыр;
Моңсулык сибәр дә җаннарга, күңелгә,
Кышларга таба көз юл алыр.
Килер ул көзләр
Быел гына килми калмас,
Килер инде ул көзләр,
Аның җете төсләреннән
Тагын камашыр күзләр.
Таллар толымын тарарлар
Холкы үзгәргән җилләр,
Тал, сагышын яфрак итеп,
Агымсуларга сибәр.
Салмак кына сулыр инде
Гүзәл җәй күрке - гөлләр,
Күктә болыт, бик еш кайтып,
Яңгырлы җырын көйләр.
Томаннан юрган ябыныр
Үзәндә елга, күлләр.
Чиксез төндә йолдыз эзләп
Тилмерер әле күзләр.
Җәйдә яшәп, җәйне тоймый
Күпме җаннар алҗыган.
Әбиләр чуагы, дәва
Итеп, күпме наз җыйган.
Көзен җиһан боега шул,
Саргая көнләп,айлап;
Көзләргә керәсе була
Күңелне көйләп, җайлап.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев