Казаннан Евдокия Гордееваның әти-әнисенә багышлап язган шигырьләре
Евдокия Гордеева Казан шәһәренең Константиновка посёлогында яши. Аның әтисе - сугыш, әнисе тыл ветераны булган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдынанн ул аларга багышлап шигырь язып, редакциябезгә юллады.
Хөрмәтле редакция! Бөек Җиңүнең 80 еллыгы күңелемдә бик күп истәлекләрне кузгатты. Әтием сугыш, әнием тыл ветераны иде. Әтинең фотосы Мамадыш районы Албай авылы җирлегендәге геройлар музеенда үзенең почетлы урынын алган. Бу арада, моңсу истәлекләрне уйлап ятып, күздән йокы качты. Шундый төннәрнең берсендә торып утырып, шигырь яздым…
Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры — әтием, Албай Казакларында туып үскән Александр Яковлевич Семёновка багышлыйм.
Унсигез яшь тулыр-тулмас килеш
Әтием киткән илне сакларга,
Газиз Ватан, халкы һәм намусы
Алдындагы бурычын акларга.
Украина, Белоруссияне
Дошманнардан азат иткәндә
Бик күп батырлыклар күрсәткән ул,
Витебск, Теренгуга җиткәндә.
Каты яраланган бик күп тапкыр,
Дошманнарны кырган төз атып,
Исән кайта әтием сугыш беткәч,
Яраларын бераз төзәтеп.
Унар сантиметр озынлыкта
Дүрт ярасы иде тәнендә.
Теккән яралары сызлый иде,
Йоклый алмый иде төнен дә.
Колхозда да тырышып эшләде ул,
Булды иң алдынгы игенче,
Кырык бер ел комбайнда эшләп,
Районда гел булды беренче.
Бик күп еллар почёт такталарын
Бизәп торды аның фотосы,
Сугыш ветераны почмагында
Бизи хәзер музей тактасын.
Кызыл Йолдыз орденыңны тагып,
Медальләрең асып түшеңә,
Сагынып искә алган бу көннәрдә
Еш керәсең, әткәй, төшемә.
Тыл ветераны, изге күңелле, 4 бала тәрбияләп үстергән әнием, Югары Әрнәштә туып үскән Мария Ивановна Семёновага багышлыйм.
Әнием-бәгърем, күпме авырлыклар
Күргәнсең син тормыш юлында.
Сагынабыз сине без көн саен,
Ике кызың, өлкән улың да.
Сугыш башлануга ерак бабай
Китеп барган сугыш кырына.
Авыру әниең, эне-сеңелләрең
Калганнар бит синең кулыңа.
Егерме бер яшьтән син бит, әни,
«Йөгәнләгән» тимер атларны,
Һәм көткәнсең ерак бабаемнан
Өчпочмаклы сәлам хатларын.
Бригадир булгансың РТСта,
Эшләмәгән эшең калмаган:
Урман кискән, окоп, җир казыган,
Ничек соң син, әни, армаган?
«Ачлы-туклы, хәлсез көе җәяү
Ничә дистә километрга
Ашлык ташый идек җилкәләрдә,
Сабадагы элеваторга.
Чабаталар бозга ката иде,
Юка бишмәт иде өстемдә»... —
диеп сөйли идең, болар һаман
Бүгенгедәй, әни, исемдә.
Тыныч йокла, әни, риза булып,
Зинһар рәнҗемәче син миңа,
Бу шигырем иман булып барып,
Җитсә иде синең рухыңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев