Җан җал иткәндә

Карендәшләребезнең авыл турындагы шигырьләре

Кеше гомере – озын бер юл. Әмма бу юлның иң якты, иң кадерле ноктасы һәрвакыт туган авыл булып кала.

АВЫЛНЫ САГЫНЫП

Хәзер дә ягыла микән

Туган нигезнең миче

Урамга тарала микән

Кайнар ипинең исе. 

Беркайда юк авылымның, 

Айлы аяз кичләре.

Авылга гына хас булган

Кара мунча исләре.

Морҗалардан чыккан төтен

Күкләргә агыладыр.

Бәлки әле аулак өйләр

Безне дә сагынадыр.

Битләрем куеп назланам,

Җил иссә туган яктан/

Анда югалткан бәхетне

 Читтән эзләп кем тапкан.

И, мактыйлар чит җирләрне

Әйләнеп кайталар да

Туган җирдән җага якын

Юктыр ул беркайда да.

Оҗмах, диләр, чит җирләрдә,

Булса-булыр, шигем юк.

Анда минем милләтем юк,

Анда минем телем юк.

Анда минем моңнарым юк.

Сыгылсам терәгем юк.

Анда яшәү теләгем юк.

Чит оҗмах — кирәге юк.

Никифор Тукмачев.

 

Кызыл Тау

Бу авылда тумасам да,

Гомерем шунда үтә.

Үз туган авылым кебек,

Яратам, хөрмәт итәм.

Кукмараның иң читендә

Кечкенә генә авыл.

«Кызыл Тау», халык телендә

«Биләтле башы» була ул.

Бу авылда, электән үк,

Керәшеннәр яшәгән,

Итек басып, мал асырап,

Фермаларда эшләгән.

Күрше-күлән, тату булып,

Көн дә хәл белешкәннәр,

Бәйрәм саен, уйнап-көлеп,

Кунакка йөрешкәннәр.

Җиде-сигез бала-чага

Үскәннәр һәрбер өйдә,

Ә хәзер замана башка,

Яшьләр хәзер шәһәрдә.

Өлкән буын яшь чакларын

Сагынып сөйли һаман да:

Фермалары гөрләп торган

Колхоз булган заманда.

Гасыр буе эшләп килгән

Клубыбызны яптылар,

Бердәнбер кибетебезне

Кирәк түгел дип таптылар.

Мәктәбебез дә ябылды

Бала саны тулмагач,

Балалар авылда калып, 

Гаиләләр кормагач.

Авылыбызның табигате

Искиткеч матур үзе,

Гомер буе көтеп алган

Асфальт юллар да булды.

Авылыбызның тау битендә

Чыршы, наратлар үсә,

Җәй җитүгә, кызарышып,

Җир җиләкләре пешә.

Чишмә, кое яңартылды,

Һәрбер йортка су кергән,

Һәм авылыбыз данлыклы

Матур буасы белән.

Йорт-җирләр төзек, матурлар,

Газ белән җылытулы,

Туган авылына төпләнеп

Яшәүчеләр бар әле.

Уңган халык яши бездә,

Эшләп тормыш көтәләр,

Басу-кырларны эшкәртеп,

Күп итеп мал тоталар.

Эш юк дип утырмый яшьләр,

Яшәү җаен табалар,

Базарга чыгып чапмыйлар,

Сөтне җыеп алалар.

Керәшен бит, электән үк,

Тырыш халык, дус халык.

Уч төбе кадәр авылда

Яшик дус-тату булып.

Раиса Герасимова.

Фото Р. Герасимовадан.


Нет комментариев