Кайбыч керәшеннәре җыруы: «Никрутлар озату» (ноталар белән)
Җан җал иткәндә

Кайбыч керәшеннәре җыруы: «Никрутлар озату» (ноталар белән)

Геннадий Макаровның «Яңгыра керәшен җыруы» китабыннан.

Җилә генә җилә без йөрибез,
Җилешебез калсын, әле дә лә, бу җирдә;
Җиз кыңгырау кебек җаңгырап ла,
Тавышыбыз калсын, әле дә лә, бу илдә.

Без китәрбез инде лә, сез калырсыз,
Камышлардан күпер, әле дә лә, салырсыз;
Без киткән юлларга карый-карый,
Тилмереп, елашып, әле дә лә, калырсыз.

Иртә генә торып тышка чыксам,
Сандугачлар сайрый, әле дә лә, көн белән;
Мао(ы)ш кына сугып без йөрибез,
Урам буенчы ла, әле дә лә, көн белән.

Җир җиләкәйләре, ай, пешәдер,
Ак чәчәкләргә, әле дә лә, бәйләнеп;
Насыйп кына булса, без кайтырбыз,
Ай-кояшлар кебек, әле дә лә, әйләнеп.

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев