Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

«Гөргөри» фирмасы (мәзәкләр)

Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов язып калдырган мәзәкләр.

Түбәдән егылып төшкән

Бер язны Хуҗа түбәдән кар көрәгәндә өй түбәсеннән егылып төшкән. Күршеләре, тора алмыйча
яткан Хуҗа янына килеп:
— Йә Хуҗа, ни булды сиңа? Нишләп җирдә ятасың? — дип сораганнар.
Хуҗа аларга:
— Минем хәлемне беләсе килгән кеше әнә шул түбәгә менсен дә егылып төшсен, — дигән.

«Гөргөри» фирмасы

Аю хезмәте күрсәтәм — махсус заказ буенча.

***

Чөгендер сатам – шалкан бәясе.

***

Йодрык күрсәтәм – бушлай.
***
Сезнең уч белән утлы күмер көрим — бәясе күмер исәбеннән.

***

Сүз белән күз буйыйм — буяу заказчыдан.

***

Хыялларыгызны суга сәнәк белән язам — сүзе 150 сум, сәнәк миннән.

Ызгышасы килми
Хатын иренә: «Кесәңдә чиста кулъяулык бармы?»
Ире эндәшми.
Хатыны: «Кесәңдә чиста кулъяулык бармы?»
Ире эндәшми.
Хатыны : «Нигә эндәшмисең?»
Ире: «Ызгышасы килми...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев