Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның өр-яңа шигырьләре

Мамадыш районының Владимир авылы керәшене, халыкның яраткан җырчысы Георгий Ибушевның күңел хисләре, җәйләр яменә, көзләр моңына ияреп, шигырь булып агыла.

Гөлле сукмак
Болын буйлап гөлле сукмак 
Офыккача сузылган. 
Июль башы, чыңлый болын
Чикерткәләр җырыннан.

Әйтерсең сукмак читләрен
Гөлләр тезеп чиккәннәр.
Ромашкалар, кыңгыраулар
Сибелешеп үскәннәр.

Талгын җилдә чәчәк исе
Тибрәп уйный болында.
Өч төп каен, бөдрәләнеп,
Үсә болын куенында.

Ә төбендә — исең китәр, —
Көмеш сулы чишмә бар.
Челләләрдә туктап шунда,
Хәл алалар юлчылар.

Болын буйлап гөлле сукмак
Үтә каеннар аша.
Тагын җаныма кагылып,
Илһам ишеген ача.

Күңел белә
Каеннарның толымына саргылт иңгән,
Сизмәдем дә, көз җиткән бит кай арада.
Шуңадырмы, әллә тормыш агымының
Тизләнгәнен сизәмме соң бу арада?

Әллә ничек, уйга батып йөргән чагым,
Бакчамдагы алмагачлар — саргылт, кызыл.
Алма коела. Үткән көннәр авазы күк,
Тукта әле син, ярсынма күңел, тыел.

Шул ук көз бит инде, шул ук алмагачлар,
Сулмаганнар әле бакча гөлләрем дә.
Ләкин күңел белә, бер иртәдә кырау 
Ак бәс булып төшәр минем гөлләремә.

Нәкъ тормышта кебек, шуны тоеп, җаным
Әллә нишләп китә. «Көзгә кердең», — диеп,
Чәчәкләргә түгел, минем чәчләремә
Затлы көмеш җептәй, аппак кырпак сибеп.

Мин бакчада йөрим, Сөн тауларын күзләп,
Яшь каеннар анда уттай яна кебек.
Балкып янып торган матурлыгы белән,
Көз, алдалап, безне каршы ала көлеп.

Шулай яратылган. Күрче, гомернең дә
Шул ук язы, җәе, көзе, кышы бар.
Бар да уза. Беркөн безнең гомер көзен
Күмеп китәр тыныч кына яуган кышкы кар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев