Георгий Ибушевның өр-яңа шигырьләре
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев «Туганайлар» редакциясенә юллаган өр яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез. Аның язган шигырьләрен күпләр яратып укый.
Җәйге төн
Җәйге төн шундый тын, тулган ай зур, якты,
Ак җиңел элпәдәй, үзәнгә нур ятты.
Җиңелчә тибрәнеп, ага күк ул элпә,
Алтындай тулган ай тибрәнә инештә.
Тирә-як изерәп оеган йокыга,
Күктәге йолдызлар уңгандай тоела.
Көнмени, шулкадәр саф көмеш яктылык,
Ул җанны иркәли кагылып, наз булып.
Үзәнгә изге бер нур тулып, бу төндә
Иң җылы тойгылар уяна күңелдә.
Җәйге төн, нурлы төн көмештән үрелгән,
Җылы хис-тойгылар агыла күңелдән.
Черек күпер
Яшәү белән үлем арасында
Черек күпер тора, кешелекне
Һәлакәттән көчкә аерып.
Чикләр ябык, илләр корал коя,
Бер-берсен ашар кебек булып,
Шайтан токымына табынып.
Черек күпер тора, үз-үзеннән
Курыккандай, ни буласын белеп, —
Керә күрмәсен дип, кешелек.
Бер ялгышу, аңсыз адым җитә, —
Күпер аша үлем йөге үтсә,
Ул чыдамас, төшәр ишелеп.
Кайгы килер җиргә, килер хәсрәт,
Шул кирәкме сиңа, әйт, кешем?!
Үлем белән яшәү арасында
Тора дөнья, әллә белмисең?
Беләсең лә, тәкәбберлек белән,
Ни кыланганлыкны күрмисең.
Күпер — аң ул, безне һәлакәттән
Йолып, саклап торырга тиешле.
Аң чуалган, сугыш исе йөри,
Акылыңа килә күр, кеше.
Иңне-иңгә куеп бер-береңә,
Курыкмыйча килә яшисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев