Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның яз башында иҗат ителгән өр-яңа шигырьләре

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иҗатын күпләр ярата. Сезгә аның «Туганайлар» редакциясенә юллаган өр яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Тагын килер язлар, елгаларда
Ярларына сыймый су ташыр.
Җылы ярда ачылыр тузганаклар, 
Тугайларга тургайлар кайтыр.

Офыкларда күпереп ак болытлар,
Яшьнәп-күкрәп аваз бирерләр.
Иркәләнеп тынлы җылылыкка
Ачылырлар тулган бөреләр.

Ташкын сулар ярларына кайтыр,
Җир күмелер татлы хуш искә.
Иркәләнеп, сандугачлы таллар
Толымнарын юар инештә.

Туйга әзерләнгән сылу кыздай,
Бар тирә-як күмелер аклыкка.
Күз иркәләп, күгелҗем нур булып,
Җылы дулкын тибрәр офыкта.

* * *
Тын гына йолдызлар сүрелә барганда,
Офыклар алланып, үргә нур сарганда,
Тузанлы юлларга таң чыгы төшкәндә,
Гөлләрне иркәләп, җылы нур үпкәндә,
Сыек пар акканда үрләрдән түбәнгә,
Үзәнгә җәелеп, талларны күмәргә, —
Сокланып туймаслык таң җыры башлана.

Нәфис гөл таҗыннан зың итеп чык тама,
Ачыла бар дөнья, таң шулай ярала,
Бар җиһан өстенә бәллүр нур тарала.
Тирбәнә кырларда җып-җылы җир назы,
Ә күктә — кыңгырау, тургайлар авазы.


* * *
Эзләмә син булмаганны, 
Юкны табып булмый.
Төбе тишек чиләктә дә 
Беркайчан су тормый.

Шуңа күрә акыл белән,
Уйлап тотын эшкә.
Куйган көчең, тырышлыгың
Әйләнмәсен чүпкә.


Яшәмәгән гомер — хәтерсез
Әллә нинди уйлар килә кайчак,
Күз алдыннан үтә бар гомер.
Дистә еллар узгач, ул гомерең 
Мизгел генә булып күренер.

Балачагым, яшьлек күз алдымнан
Йөгереп кенә үтәр төш кебек.
Әллә кайда калган хатирәләр
Бер-бер артлы калкыр тезелеп.

Сизмәссең дә, «кай арада» дип,
Үз-үзеңә сорау бирерсең.
Иң кадерле булган минутларны
Хыялыңда эзләп йөрерсең.

Һәрберебез белә, безнең гомер
Мизгел кебек кенә бу җирдә.
Бер уйласаң, ниләр генә ятмый,
Истән чыкмый, хәтер төбендә.

Айнып китәсең дә уйларыңнан,
Бүгенгесе көнгә әйләнеп.
Алда — гомер, мәшәкатьләр, эшләр,
Артта хәтер калган бәйләнеп.

Киләчәкнең хәтере юк аның,
Яшәмәгән гомер — хәтерсез.
Узган гомергә шөкер итеп,
Киләчәккә карап яшик без.


Хәтер тырнап үтте җанымны
И, авылда бәбкә күрмә әле син,
Яшь бәрәннәр сөеп кочарга.
Күпме күзләсәң дә, урам буйлап
Печән төяп үтмәс атлы арба.

Ир-егетләр төшмәс болыннарга,
Покос-покос печән чабарга.
Юк, күмелмәс инде ул болыннар
Чыжлап торган чалгы чыңына.

Бар да калды җылы тойгы булып, —
Салам эскертләре, кибәннәр,
Эшкә барганда да, кайтканда да
Ару белми җырлап йөргәннәр.

Һәм авыл да, коры кабык сыман,
Үз эчендә калды боегып.
Чишмә сукмагына печән үсте,
Биек, куе, чабарлык булып.
Әле ярый, әтәчләре калды,
Иртә таңда бизәп авылны.

Әллә нәрсә булды, барын уйлап,
Хәтер тырнап үтте җанымны... 


* * *
Җылама ла, сеңлем, ә бит сиңа
Шулкадәрле көлү килешә.
Һәрбер тамган яшь бөртегең синең
Яндырып, чәнчеп, йөрәккә төшә.

Әйе, авыр ишетергә, сеңлем,
Денен саткан кяфер дигәнне.
Син ышанма, зинһар, керәшеннең
Юк ла динен сатып йөргәне.

Кяфер булсаң, синең бу йөзеңнән
Нур бөркелмәс иде, чисталык.
Карап туймыйм шуңа яшермичә,
Күзләреңә карыйм сокланып.

Әй, сөеклем, без бит бик бәхетле, —
Күп бит әле уйласаң әгәр,
Телен онтып, моңын аңламыйча
Яши торган мескен бәндәләр.

Тыңлыймын да сине, исем китә,
Шундый йомшак, матур сөйлисең.
Сөйләмеңә синең чит халыктан
Ялгыш кына ник бер сүз керсен?!

Рус белән безнең динебез бер дип,
Тел алмадык ла без урыстан.
Бар булганы безнең үзебездә,
Борынгыдан килә, тумыштан.

Җылама ла, сеңлем, әллә соң без
Илне, телне саткан халыкмы?!
Тел сатмадык, әмма телсез диеп
Әйткән сүздән йөрәк авыртты.


Узгынчы гына бу җирдә
Бит узгынчы гына без бу җирдә,
Ишек шакып кергән юлчы сыман.
Бераз гына туктап алыйм диеп,
Ял итәрмен диеп юлымнан.

Ул тукталыш мизгел — галәм өчен,
Безнең өчен бөтен бер гомер.
Шушы тукталышта син барын да 
Кичерергә, күрергә өлгер.

Шулай язган күктән — үзебезнең
Кем икәнне күрсәтү өчен,
Без үтәргә тиеш бу сынауны
Саклап калып кеше исемен.

Барысы да нәкъ шушында, җирдә 
Ачып бирә кеше кемлеген.
Нинди уйда, җаны саф-чистамы,
Нигә багышлаган гомерен.

Беркөн карап кылган эшләренә,
Тагын кеше юлга кузгала.
Кемнәрнеңдер юлы якты, нурлы,
Кемдер караңгыда югала.

Кеше гомрен ничек итеп узган, —
Барсы да салына үлчәүгә.
Шуңа күрә чиста күңел белән,
Кеше булып кирәк яшәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев