Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Егор Уткин шигырьләре

Карендәшебез Егор Уткинның «Күңелемә коя чишмәләр» китабыннан алынган шигырьләр.

Кыра
Күптәнме соң әле сокландыргыч
Борчак уңды монда ишелеп.
Бүген менә яшел уҗым калка,
Арыш чыккан инде тишелеп.
Агач яфраклары саргаялар,
Сарылары җилдә коела...
Ә бу басу, көзне үчектереп,
Елмаядыр кебек тоела.
Җәе кырда узган игенчегә
Бу яңалык түгел түгелен...
Гыйбрәт ал син шушы яшел кырдан,
Картаюны белмә, күңелем.

Инеш буенда
Болын буйлап тып-тын гына
Инеш ага.
Юлында юк бер тоткарлык,
Бер бусага.

Тирә-ягы, яр буйлары
Ап-ак чәчәк…
Гомер ит син шул инештәй
Тыныч яшәп.

Күңелемдә шушы уем
Туган чакны, -
Бу болынны хәтердәге
Карлар япты…

Партизан кыз… Яланаяк…
Ап-ак карда…
Дошман аны
Алып бара
Кара дарга.

Кешеләр күңеленә
Юлларга чыкканым бар,
Юллардан кайтканым бар.
Йотым су сорап юлларда
Тәрәзә какканым бар.
Юлларда арганым бар,
Юлларда калганым бар.
Яшел үләнгә баш куеп,
Йокыга талганым бар.
Юл сорамый, юл сыный:
Буран, җил, суык белән.
Юлда юлаучыга очрап,
Иң соңгы сынык белән
Бүлешеп, аның йөген
Бар үргә илтешкәнем.
Мавыгып, бүгенгә кадәр
Карарга җитешмәдем,
Үткән юл-сукмакларда
Калган эзләрем ничек?
Вакыт тузаны күммиме,
Тормыш җилләре исеп.
Юл бит ак кәгазь түгел,
Бар эзләр калмас мәгәр.
Юл чыгабыз, юл сабабыз
Соңгы сулышка кадәр.
Озынмы, кыскамы ул,
Тик калсын иде менә,
Калсын иде кайтыр юлым
Кешеләр күңеленә.

* * * 

Егор Васильевич Уткин 1932 елның 27 июлендә хәзерге Менделеевск районы Бөрешле авылында туа. Балачактан ук ул үзендә туган иленә мәхәббәт, хезмәткә һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли.Егор Уткин укучыларга лирик шагыйрь буларак билгеле. Үзенең шигырьләрендә ул, нигездә, бүгенге авыл кешеләренең фидакарь эшләрен, туган як табигатенең күркәмлеген, замандашларыбызның тынычлыкны яклап көрәшүләрен тасвирлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев