Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Балалар өчен шигырьләр

Ананий Малов (Ямаш Игәнәй), Ринат Архипов, Григорий Родионов, Павел Апушевның балалар өчен язылган шигырьләре.

Чебиләр
Ишегалдында иртән
Сап-сары күлмәк кигән
Нәни генә бер чеби
Аптырап елап йөри.

Корт эзләп бара-бара
Ераккарак киткән ул.
Иптәшләрен югалткан
Һәм адашкан икән ул.

Бик җәлләдем мин аны,
Аннан, тотып сак кына
Илтеп куйдым чебине
Башкалары янына.

Иптәшләре табылгач,
Бар да бик сөенделәр
Һәм чебиләр телендә:
«Рәхмәт сиңа!»— диделәр.

Ямаш Игәнәй

* * * 

Сарбай
Күзләрем төймә шикелле,
Итек хәтле мин үзем.
Дусларым янымда булса,
Гел көләч була йөзем.
Мин усал, ләкин түзем,
Өйдә калам берүзем.
Чит кеше керә башласа,
Чигендерәм мин үзен.
Сары тун киеп йөримен
Җәен, кышын һәм көзен.
Тик бүген бинтка уралган
Минем яралы тезем.
Кичә бер малай кизәнеп,
Тиктормастан таш атты,
Күңелемне җәрәхәтләп,
Аягымны канатты.
Таныдыңмы мине, дустым?
Дөп-дөрес, бу мин — Сарбай.
Ә малайны таныдыңмы?
Дөрес, тәртипсез малай!

Песи нигә качты?
Урамда бер песи йөри,
Чыктым аның янына:
— Мә, песикәй, аша, — дидем. -
Күчтәнәч бар аз гына...
Ул мине күрүгә качты,
Койрыгы торба сыман.
Казылык телемен тотып,
Йөгерәмен артыннан.
Ник качканын аңладым мин:
Эт бүрек бит башымда.
Песи аны күреп алган
Һәм качкан миннән шуңа.

Ринат Архипов

* * *

Кызык эзлим
Мин урамда йөрим бүген -
Кешеләр күрәләрдер.
Бәлки әле, минем хакта:
«Эшлексез», - дияләрдер.

Ә минемчә, эшсез булмый
Дөньяда һичбер кеше.
Ялкауның да үз эше бар -
Эшсезлек аның эше.

Ләкин мин ялкау түгелмен,
Эшлексез түгелмен мин.
Тик кызыклар эзләп йөрим -
Эшем шул минем бүген.

Мәйданнарга килеп чыгам,
Фонтан астына керәм,
Чәчәкләр белән сөйләшәм,
Сөйләшәм өйләр белән.

Бакчада уйнап йөрүче
Нәни кызларны дәшәм
Һәм аларның һәрберсенә
Чуерташлар өләшәм.

Болар бар да кызык миңа -
Эшлексез түгелмен мин.
Мин кызыклар эзләп йөрим
Эшем шул бүген минем.

Григорий Родионов

* * * 

Ике песи баласы.

Дусларымның яңасы –
Ике песи баласы.
Берсе – Мияу матур,
Ә берсе – Мияу батыр.
Көне буе уйныйлар,
Уйнап бер дә туймыйлар:
Арт аякка басалар,
Сабан туе ачалар,
Көрәшәләр идәндә
Ни бирербез җиңгәнгә?
Кайчагында, юләрләр
Диванга да менәләр.
Җибәрәләр уздырып –
Җәймәләрне туздырып.
Яратсам да шелтәлим:
– Узынмагыз, җитәр! – дим,
Кирәк бераз аңларга,
Өлкәннәрне тыңларга!

Ике көянтә

Апама да, миңа да
Бүләкнең иң тәтиен –
Менә дигән көянтәләр
Алып кайтты әтием.
Минекендә – алтын башак,
Исең китәр төсенә!
Күгәрченнәр төшерелгән
Апам көянтәсенә.
Апамның күгәрченнәре
Торалар күк гөрләшеп.
Кичләрен су китергәндә,
Куям аннан көнләшеп.
Апам көянтәсендә, һәй,
Гөрләп туярлар әле.
Бөртек эзләп, минекенә
Килеп кунарлар әле.

Павел Апушев

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев