Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Анна Карликова шигырьләре

Анна Порфирьевна Чистай районының Керәшен Ялтаны авылында туган.

Миләшкәем
Өй каршындагы миләшем
Шау чәчәккә күмелгән.
Яфраклар арасыннан
Купшы, матур күренә.

Миләшкәем чәчәкләрең
Бик тә нәфисләр икән
Олыгаеп кына белдем,
Элек күрмәдемме икән?

Миләшкәем, миләшкәем
Җимешләрең мул булсын.
Кызыл-көрән тәлгәшләрең,
Балланып тәмләп пешсен.

Кызык түгел карчык
Карт кешегә берни кирәкми шул,
Клуб кадәр өйдә берүзе.
Йөреше дә чаштыр-кыштыр,
Шәләми дә ахры, бер күзе.

Яшь чагында типсә тимер өзде
Бер эштән чирканмады.
Тырыш эшче булып макталды,
Намуслы эшләп ялга чыкты.

Йорт-җирен тотты төзек
Өе таштан, әйбәт мунчасы.
Шушы йортлар кемгә кала икән,
Кем соң булыр, өйнең хуҗасы?

Әле икәү бергә чакта,
Кара-каршы утырып сөйлисең.
Әбиеңме, яки бабай күзен йомса,
Ачы ятимлектә каласың.

Яшь чагында бик тырышып,
Мал җыябыз кемгәдер.
Балама булыр дип уйласаң да,
Ходай кемгә язса, шуңадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев